Авыл җирлекләрендә хисап тоту җыеннары башланды

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Муниципаль район авыл җирлекләре башлыклары һәм әлеге биләмәдә хуҗалык итүче агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең халык белән очрашуы, еллык эшчәнлекләренә хисап тоту, алга бурычлар билгеләү җыеннары башланып китте. Аның беренчесе кичә Әгерҗе авылында узды. Җыенда м униципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, районның хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре дә катнашып, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирделәр. Бу хакта тулырак материалны газетабызның алдагы саннарыннан укырсыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International