Яңа ел бәйрәме – ул могҗизалар тулы якты бәйрәм. Актүбә бистәсендә аварияле торак фондыннан гражданнарны күчерү программасы буенча Ленин урамында төзелгән йорт файдалануга тапшырылды һәм яңа фатир хуҗалары өчен, чыннан да, зур бүләк булды.
Аларны шатлыклары белән Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, бистә башлыгы Роза Галеева тәбрикләделәр һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Төзелеш эшләрен башкарган «Альмастрой» җәмгыятенең иң яхшы эшчеләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бистәдә әлеге программа буенча 18 фатирлы икенче йорт та төзелеп бетеп килә.
Резеда ШӘРИПОВА