11 гыйнварда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында педагоглар уку елының икенче чирегенә йомгак ясадылар.
Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова чыгышыннан күренгәнчә, өлгермәүчеләр саны кимегән һәм 6448 укучыга 2 процент тәшкил иткән. Начар укучылар аеруча башлангычларда һәм унынчы сыйныфларда күп.
Бердәм дәүләт имтиханнарын шартлы биреп карау нәтиҗәләре дә әлегә куанырлык түгел, узган елгы төп күрсәткечләрдән түбәнрәк.
1 февральгә кадәр чыгарылыш сыйныф укучылары нинди фәннәрдән имтихан тапшырасын билгеләргә тиеш. Күпчелек ата-ана баласын югары уку йортына кертәсе килә, ә анда нинди фәннәр буенча имтихан тотарга кирәген я белеп бетерми, я баласының белеменә артык нык ышана һәм ярык тагарак алдында калалар. Эльвира Зарипова мәктәп директорларына, аларның урынбасарларына, укытучыларга ата-аналар арасында һөнәр сайлау буенча аңлату эшләрен көчәйтергә кирәклегенә басым ясады.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин киңәшмәне йомгаклап, педагоглар алдында катлаулы бурычлар торганлыгын билгеләп узды һәм булган күрсәткечләрдән нәтиҗә ясап, йомшак яклар өстендә тырышып эшләргә чакырды.
Резеда ШӘРИПОВА