Фәйзә апага 90 яшьне һич тә бирмәссең, район башлыгы Марсель Шәйдуллин әйткәнчә, күз генә тимәсен. Шушы яшькәчә матур “сакланып калу” серен: “Гомер буе эштән башканы белмәдек”, – дип кенә аңлатты. Яшьлек еллары Бөек Ватан сугышына туры килгән Фәйзәгә дә тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә. Әгер авылында күп балалы гаиләдә үсә ул. Сугыш чорында көн-төн басуда, фермада хезмәт куя. 3 ел Ярославль якларында торф чыгара. Кайткач Сукаеш егете, фронтовик Мирхәтим Кашаповка кияүгә чыга. Азнакайга күчеп килгәч, төзелеш идарәсендә штукатур-буяучы булып эшли. Гаиләдә 2 бала – Люция белән Дамир үсә. Хәзер инде 5 онык, 6 оныкчыкның әбисе ул. Бүгенге көндә Фәйзә апа ялгызы яшәсә дә, балалары һәр көнне хәлен белеп торалар. Аны юбилее белән котларга килүчеләр арасында 7нче территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Людмила Касыймова да бар. Ул өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребезнең яшь буынга зур үрнәк булуын әйтеп, бу тирәдә яшәүче барлык күрше-күлән исеменнән котлау сүзләрен ирештерде.
Шушы ук көнне тагын бер шәһәрдәшебез – Миңнехуҗа Габделхаков та үзенең туган көнен билгеләп үтте. Ул Баланлы Бүләк авылында туып үсә. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган үсмергә дә тормыш авырлыкларын күп кичерергә туры килә. Илгә Җиңү яулап шәһит киткән солдат улы кечкенәдән хәрби булырга хыяллана. Бу хыялы аны Саратов өлкәсенә хәрби училищега алып китә. Аны тәмамлагач Венгриягә җибәрелә. Гомерлек мәхәббәте – Гөлзары белән Рәйсә һәм Лилия исемле кызларын үстерәләр. Офицерның хәрби юлы Украинада, Чехословакиядә, Ерак Көнчыгышта дәвам итә. 1979 елда Габделхаковлар туган якларына кайтып төпләнә. Гаилә башлыгы башта УАДта, аннары УБРда гражданлык оборонасы буенча инженер булып эшли. Ул бүген дә хәрбиләрчә төз гәүдәле, спорт белән шөгыльләнүен ташламый.
–Һәр иртәне гимнастик күнегүләрдән башлыйм, ди ул.
–Сәламәтлекнең нигезе – физкультура, спорт.
Мәктәпләрдә укучылар белән Батырлык дәресләре үткәргәндә, патриотик чараларда, очрашуларда да аларга әнә шуны ассызыклый, сәламәт яшәүнең төп асылын аңлатырга тырыша.
Ветераннарыбызны бәйрәмнәре белән котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе барды.
– Сез – күпне күргән, кичергән буын. Бүгенге имин, тыныч тормышыбыз өчен Сезгә рәхмәтлебез. Алдагы гомерегез дә менә шулай якыннарыгыз кадер-хөрмәтендә, бары тик шатлык-куанычлар белән генә үтсен, – дип барлык азнакайлылар исеменнән аларга котлау сүзләрен ирештерде ул.
Лиза НУРЛЫЕВА