Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган традицион атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин юбилярларны бүләкләүдән һәм узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан башлады.
Район җирлегендә оператив хәлнең торышы белән киңәшмәдә катнашучыларны полиция начальнигы урынбасары Алексей Кротов таныштырды. Узган атнада районда дүрт җинаять кылынган. Машина куып алып китү, урлашу очраклары да бар. Полиция бүлеге җитәкчесе белдерүенчә, такси шоферы тарафыннан спиртлы эчемлек сату факты да теркәлгән. Тикшерү барышында гаепләнүчедән 14 литр эчемлек тартып алынган.
Муниципаль район башлыгы хокук сакчыларын бу юнәлештә эшне тагын да көчәйтергә чакырды. Районның санитар-эпидемиологик торышы белән таныштырып, Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнары буенча территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Илдар Дружков җирлегебездә кискен эчәк инфекциясе йоктыруның 139 очрагы теркәлүе турында әйтте, бу башка еллар белән чагыштырганда 202 очракка кимрәк. Ә менә сальмонеллез белән авыручылар саны күпкә арткан. Узган ел җирлегебездә бер генә котыру авыруы очрагы теркәлгән.
– Бу район җитәкчеләре, халык белән бергә аңлашып эшләү, профилактик аңлатулар алып бару нәтиҗәсе, – ди Илдар Дружков.
Җитәкче үзенең чыгышында эчәр суның сыйфатына да тукталып үтте.
Ел да, көз-кыш айлары җитү белән, безнең ишекләргә грипп та шакый башлый. Сер түгел, авыруны булдырмау дәвалауга караганда җиңелрәк. Белгечләр гриппка каршы иң яхшы профилактика дип прививка ясатуны атый.
Илдар Дружков китергән мәгълүматлар буенча, узган ел 22933 азнакайлы вакцинация ясаткан. 2015 елда исә бу сан 16698 генә булган. Хисап чорында биш кеше грипп белән чирләгән, 8541 кеше салкын тидереп авырган.
Бер агач киссәң, икене утырт, ди халкыбыз. 2016 елда гына да район буенча 58 гектар мәйданда агач үсентесе утыртылган. Хокук бозучылар да юк түгел, районда урман закончалыгын санга сукмауның 15 очрагы теркәлеп, гаеплеләр җаваплылыкка тартылган.
– Урманчылыкларда массивларны авыру, имгәнгән, сынган, яисә корыган агачлардан арындыру буенча да киң күләмле эш алып барыла, – ди «Азнакай урманчылыгы» учреждениесе җитәкчесе Илназ Кашапов.
Җирлегебездә ярминкәләр оештыру дәвам итә. Алар буенча мәгълүмат белән район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов таныштырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үзенең чыгышында районның икътисади тормышына тукталып, шәһәрдә уздырылган спорт чараларына да анализ ясады.
Быелгы кыш юлчыларны да, җәяүлеләрне дә ныклап сыный. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров мәгълүматлары буенча, соңгы атнада гына да юлларны чистарту өчен 60 берәмлек техника җәлеп ителгән, сәнәгать предприятиеләре ярдәме белән урамнардан 1200 метр куб кар чыгарылган. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очракларында эвакуация органнары һәм гражданлык хезмәтенең үзара бердәмләшеп эшләвен булдыру максатыннан, 23-25 гыйнвар көннәрендә Азнакай муниципаль районы биләмәсендә гражданлык оборонасы буенча штаб күнегүләре уздырыла. Аңа әзерлек эшләре белән киңәшмәдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев таныштырды. Бу көннәрдә эвакуацияләнүчеләрне кабул итү буенча 37 пункт эшләячәк.
Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә юллар чисталыгы, халык белән очрашулар оештыру кебек мәсьәләләр дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде, җитәкчеләр адресына тиешле күрсәтмәләр бирелде.