“Азнакай” АФ җәмгыяте терлекчеләре районның сөт чишмәсен баетуда беренчеләр рәтендә бара. Ә менә Урманай һ әм Б еренче Май бүлекчәләрен берләштергән 5 нче ХПК терлекчеләре агрофирманың үз эчендә беркайчан да беренчелекне бирми. ХПК терлекчеләре көнгә 7535 кг сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1519 килограммга күбрәк. Бер сөтлебикәгә 14,8 кг туры килә. Римма Салихова (бер сыерга елга 6885кг сауган), Лилия Закирова (6264кг), Нәсимә Фәрукшина (5893кг), Гөлнур Зиннәтуллина (5342 кг), Зөлфия Исмәгыйлова (5885кг), Илгизә Нигъмәтуллина (5899 кг), Мәүлидә Лотфуллина (5885кг), Гөлназ Манаева ( 5479кг) хуҗалыкның алдынгы, алыштыргысыз сыер савучылары.
– Терлекләрне ашату яхшы һәм туклыклы, – ди ХПК җитәкчесе Ирек Вафин. – Ел ярымга җитәрлек сыйфатлы терлек азыгы әзерләнде. Башка еллардан аермалы буларак, быел рационга сытылган кукуруз керттек. Моның нәтиҗәсе бик яхшы.
Агрофирмада силос, сенаж базларын кайбер хуҗалыклар кебек, айлар буена тутырмыйлар. Ике-өч көндә базлар инде тулган була. Маллар алдында сыйфатлы, туклыклы азык булуның бер сере әнә шул. Биредә үз эшен яхшы белгән, тәҗрибәле белгечләр эшли. Ферма мөдире Зөһрә Ибраһимова, көтүне тулыландыру технигы Резидә Зиннурова, зоотехник Илсур Сәлимов, мал табибы Айдар Нуркаев, агрофирманың баш зоотехнигы Наил Гәрәйшин үз эшләренең чын осталары.
– Фермаларыбыз җылы, чиста, уңайлы, буш вакытларда чәйләр эчеп ял итеп алырга да мөмкинлегебез бар. Хезмәт хакларыбыз яхшы һәм аны үзвакытында биреп торалар. Бердәм, дус, тату яшибез һәм эшлибез – ди алдынгы сыер савучы, әледән-әле район бәйгеләрендә җиңү яулап килүче Римма Салихова.
Югары уңышларның сере дә нәкъ менә шул бердәмлектә инде ул.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, автор фотосы