Яңа ел һәр өлкәдә үзгәрешләр алып килә. Пенсия фондында 2017 елда безне нинди яңалыклар көтә? Азнакай Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ләйсән Ваһапова белән әңгәмә барышында без әлеге сорауга ачыклык кертергә тырыштык.
– Ләйсән Илдаровна, бүгенге көндә, мөгаен, барлык пенсионерларны бер тапкыр бирелә торган 5000 сум акча кызыксындырадыр. Алар аны ала башладылармы һәм ул кайчанга кадәр биреләчәк?
– Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум күләмендәге акча гыйнварның икенче яртысыннан бирелә башлаячак. Кайбер пенсионерларның пенсияләрен өйгә китерәләр. Аны гыйнварның икенче яртысында алучыларга 5 мең сум пособие шул чакта биреләчәк. Ә график нигезендә пенсияләрен алып өлгергәннәргә шулай ук әлеге пособиене гыйнварның икенче яртысында өйләренә китерәчәкләр. Пенсияләрен кредит яки башка оешмалардан алучылар өчен дә 5 мең сум пособие әлеге вакыттан соңга калмыйча түләнә. Ә инде ниндидер сәбәпләр белән гыйнварда ала алмаучыларга борчылыр урын юк, пособиене киләсе айда да алырга мөмкин. Бу түләү Пенсия фондындагы документлар нигезендә башкарыла, шуңа күрә бирегә мөрәҗәгать итү һәм гариза бирү кирәкми. Әгәр пенсионер ике пенсия ала (мәсәлән, хәрби пенсионер), ягъни берсен – Пенсия фонды, икенчесен көч ведомстволары аша ала икән, бер тапкыр бирелә торган әлеге түләүне Пенсия фонды башкарачак. 5 мең сум күләмендәге акчаны лаеклы ялда булган бөтен кешегә дә, шул исәптән эшләүче пенсионерларга да бирү каралган.
– Пенсия яше үзгәрү турында күп сүзләр йөрде. Ахырда 2017 елда пенсия яше ничек булып калды?
– Картлык буенча пенсия яше үзгәрмәде, ирләргә – 60, хатын-кызларга 55 яшь килеш калды. Бары дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен 2017 елдан һәр ел саен пенсия яше ярты елга: ирләр өчен – 65, хатын-кызлар өчен 63 яшь планкасына җиткәнче озынаячак. Шулай ук аларның пенсия алу өчен хезмәт стажына да үзгәрешләр кертелде.
– Быел пенсионерның яшәү минимумы күпме булачак?
– Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы 7526 сумнан 706 сумга артты һәм 8232 сум тәшкил итәчәк. Федераль социаль өстәмә эшләмәүче пенсионерларга гына түләнә.
– Пенсия пособиесен исәпләүдә баллар да кулланыла бит әле. Аның күләме үзгәрдеме?
– Пенсия пособиесен исәпләүдә шәхси пенсия коэффициенты кулланыла. Аның күләме стажга һәм хезмәт хакына бәйле. Стаж күбрәк һәм хезмәт хакы югарырак булган саен, пенсия дә артыграк була. Шәхси пенсия коэффициенты балларда үлчәнә. Узган ел бер баллның бәясе 74,27 сум тәшкил итте, ә 2017 елның 1 апреленнән ул 78,58 сум булачак.
– Эшләүче пенсионерларны нинди яңалыклар көтә?
– Алар хезмәт хакын да, пенсияләрен дә ала алачаклар, әмма пенсияләре индексацияләнмәячәк, ягъни артмаячак.
– Көннән-көн тормышыбызга электрон хезмәтләр ныграк керә бара. Пенсия фонды идарәсендә аларның нинди төрләреннән файдаланып була?
– Моның өчен Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, аны Пенсия фонды идарәсендә расларга кирәк, шунсыз порталдан файдаланып булмаячак. Электрон юл аша безнең идарәгә пенсия һәм ЕДВ билгеләү буенча, шәхси лицевой счеттан өземтәгә, ана капиталын алуга һәм аны тотуга, пенсия һәм өстәмә түләүләрне алу юлын үзгәртергә, дәүләт пенсия фондында булган пенсия җыелмалары буенча гариза бирергә мөмкин.
– Татарстанда, шул исәптән Азнакай районында да үзләрен Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре дип таныштырып, йортлар һәм фатирлар буенча йөрү очраклары ачыкланган. Халыкка ничек алданмаска?
– Әлеге затларның безнең фондка бер катнашлары да юк. Алар халыкны пенсия җыелмаларын дәүләтнеке булмаган теге яки бу пенсия фондына күчерергә чакырып йөриләр. Азнакай Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре өйләргә йөрмиләр, СНИЛС номерларын сорамыйлар һәм пенсия җыелмаларын формалаштыру алымнарын сайлауга гражданнарны этәрмиләр. Кешеләрне кабул итү Пенсия фонды идарәсендә генә башкарыла.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Әңгәмәдәш: Резеда ШӘРИПОВА