Азнакайнефтьчеләре һәм коткаручылар кулга кул тотынышып техноген һаләкәт булдырмас өчен өйрәнү-күнекмәләр уздырылды

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

26 гыйнвар көнне Азнакай шәһәрендә район буенча өйрәнү-күнекмәләр уздырылды. Әнә шундыйларның берсе “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе,нефть әзерләү һәм кудыру цехында урнашкан нефть әзерләү өчен махсус җайланмада,Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан республикасы баш идарә җитәкчесе урынбасары  Ирек Кадамов  күзәтчелегендә үтте. Төгәллекне тикшереп торучы күзәтчелек астында  нефтьчеләр һәм янгын сүндерүчеләр  янгынны сүндерү һәм янгыннан сон коткару алымнары белән шартлау һәм утка дучар булган объектка ярдәм итәргә керештеләр.

      Беренчеләрдән булып  әлеге  килешенгән һәлакәт турында  яңа гына алышынган инженер – технолог белеп ала. Аңа нефть әзерләү өчен махсус җайланмада эшләүче оператор,түгәрәк сыешлык мәйданчыгында газ исе көчәю үлчәмен күзәтчелек иткән әсбапның тавыш бирүе турында мәгълүмәт бирә.  Вагыйга булган урынны барып тикшергәч түгәрәк сыешлык мәйданчыгында технологик җиһазның герметик ягылуы начарланганын һәм шуның аркасында  нефть агызуы барлыкка килеп газ исе көчәйгәнен күреп алалар.  Әлеге хәлне тагын да катлауландырып, куркынычсыз урынга   чыгар алдыннан газ исе көчле булудан агуланган бер эшче аңын югалта.

       Технологик җиһазларда эшләүчеләр җитез һәм төгәл хәрәкәтләнделәр – тиз арада технологик эшләүне туктатып, цех  эшчеләрен  кисәтү өчен махсус сирена  тавышын бирделәр, һәлакәт хакында газ һәм нефть чыгару идарәсе башлыклары, кизү торган башка хезмәтләр дә  искәрелеп куелды. Һәлакәт урынына газдан коткару формированияләре, 24 нче янгын сүндерү һәм коткару  бүлеге карауылы һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килеп җитте. Барлык коткаручлылар үз эшләренә керештеләр – зарарланучыга ярдәм, һәлакәтне зурга җибәрмәскә, янгынны булдырмаска тырыштылар.

       Штаттан тыш янгынга каршы тору вәкилләренең төп мисалынефть әзерләү һәм кудыру цехы эшчеләрен куркынычсыз урынга чыгарып  ярдәмгә ашыккан  янгын сүндерүчеләрне һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләрне каршы алу иде.

Ә икенче якта инде беренче буын  штаттан тыш газдан коткаручылар махсус тын алу җайланмасын киеп  яраланган кешене эзләп табып куркынычсыз урында беренче ярдәм күрсәтәләр. Икенче буын газдан коткаручылар технологик җиһаздан нефть агуын туктатырга тырышып нефть суырткычларын кабызалар.

       Янгын сүндерү караулы аккан нефтьне күбек мендәрләре белән каплап, су чаршавы ярдәме белән газ болытын юкка чыгарырга керештеләр.

       Бу вакыйга  урынына  “Азнакайнефть”  нефть һәм газ чыгару идарәсе баш инженеры Расих Фәйзуллин да килеп җитте.

       Ниһаять һәлакәтне туктатырга өлгердек нефть янып китү ихтималыннан качып калдык.

        Өйрәнүле  күнекмәләр барышында алынган һәрбер алымнар төгәл үтәлеп беткәч кенә җиңел сулап куелды. Нефтьчеләрнең һәм килгән барлык коткаручыларның бердәм тырышлыгы аркасында һәлакәт уңышлы тәмамланды.

 А. Никулин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International