Сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә янгыннан коткару буенча күнекмәләр уздырылды

2017 елның 28 гыйнвары, шимбә

Шушы көннәрдә Азнакай халкын “Шәрыкъ” сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә җыелып торган янгын сүнлерү техникалары, беренче ярдәм күрсәтү машиналары, тәртип саклау һәм башка җәмгыять куркынычсызлыгын саклаучы хезмәт ияләре җыелып тору шаккаттырды. Җанны кискеч ашыгыч ярдәм машиналары сиреналары әллә кайларга кадәр ишетелеп торды, кайберәүләр ипләп кенә шомга бирелеп нәрсә булганын аңларга тырыштылар.  Халыкның күбесе шәһәрдә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үткәрәчәк күнекмәләр хакында белсә дә кызыксынып карап торучылар күп булды. Әлеге күңелне өшеттерердәй  чарага, үзләре үк кереп китәрдәй малай-шалайларга тәртип саклаучылар тарафыннан берничә тапкыр искәрмә әйтелде.

       Азнакай янгын сүндерүчеләре генә “Шәрыкъ” сәүдә һәм күңел ачу үзәгенә ял итәргә килмәделәр. ә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан республикасы буенча баш идарә җитәкчесе  урынбасары   эчке эшләр хезмәте полковникы Ирек Кадамов кул астында төзелгән комиссия  куйган мәсьәлә буенча – “Шәрыкъ” сәүдә һәм куңел ачу үзәгендә янгынны сүндереп ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне коткарып калу иде. Бу сәүдә үзәге тик томалга гына сайланмаган, чөнки әлеге бинада эшчеләр һәм ял итү өчен гаиләләре белән килгән кешеләр куп чак була. Шуңа да  янгын сүндерүчеләр гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буларак ялкынга каршы көрәшер өчен күнекмәләр үтеп  карадылар.

       Күнекмәләрне үткәрер өчен уйланган план буенча иң беренче сәүдә үзәгендә янгынны кисәтүче сирена бирелде. Хезмәт күрсәтүче персонал тиз арада килүчеләрне куркынычсыз урынга озата башлап ялкынны сүндерергә керештеләр. Иң беренче булып 87 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре килеп җитте, шул арада ук 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре дә аларга кушылдылар. Ярдәмгә ашыгыч ярдәм күрсәтүче шәфкатъ туташлары да килеп җиттеләр. Юлда хокук саклау эчке эшләр хезмәте ияләре коткаручы техникаларга юл бирү өчен тирә якта сибелеп тордылар. Янгын булган җирдә үз ярдәмнәрен күрсәтергә газ хезмәте, ут үткәргеч һәм су үткәргеч буенча хезмәт ияләре әзер торды. Әлеге коткаручыларның эш тәртибен тикшереп торган штаб та төзелде, алар арасында Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Шамсутдинов да бар иде. Азнакай шәһәре  янгын сүнлерү һәм коткару бүлеге гарнизоны башлыгы Рөстәм Хәйруллин да ялкынны сүндерергә бар көчен куйды.

        Кыска гына радиоалгыч ярдәмендә алынган хәбәрләр аша коткаручылар эшкә кереште. Беренче төркем  янгын сүндерүчеләр сулыш алу аппаратын киеп ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне эзли торганда, икенче төркем  янгын сүндерергә керештеләр. Янгын сүндерүчеләр янгынга каршы көрәшкәндә бина өстенә менеп качкан ир-атны күреп алып тиз арада  аңа ярдәмгә ашыктылар. Тик моның белән генә тәмамланмыйча тагын бер егетне кара төтенгә буылып ятканда табып алалар. Аңа сулыш алу аппараты кигезеп янган бинадан чыгарып ашыгыч ярдәм хезмәт иясе кулларына тапшырдылар. Берничә минуттан соң радиоалгыч аша  ярдәмгә мохтаҗ кеше бетте дигән хәбәр алганнан соң, янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе кешеләргә зыян килмәгәнлектән җиңел сулап куйды. Тынычлыкка урын булмагандай ялкын да үзен күрсәтеп һаман алга түшәмнәргә үрмәләп җимерергә торгандай янгын сүндерүчеләрне куркытып тора. Кабат янгын сүндерү машинасы баскычын эшкә җигеп бинаның түшәмен су белән салкынайтып торалар. Су сибү дә озакка сузылмый тагын күңелгә шом биреп суның бирү басымы да бетеп барганлыктан, башка оешмалардан су ташучы машиналар  агыла башлады.

       Әкрен генә су сибү ярдәме белән ялкын кача башлый. Радиоалгычтан  алынган хәбәр буенча янгын артка китә һәм  аның тагын да көчәюенә урын юк икәне белдерелә. Берничә минуттан соң янгын сүндерүчеләренең дә күтәренке тавыш белән “Ялкынны сүндердек” дигән сүзләре ишетелә.

       Күнекмәләр тәмамлангач арадан берсе “һава торышы салкын булуга карамастан безнең күнекмәләр бик уттай кызу булды”  дип шаярып та алды. Әйтергә кирәк Азнакай янгын сүндерүчеләре үз эшләрен бик уңышлы башкарып чыктылар. Әлеге күнекмәләр ярдәмендә үзләре өчен бик күп тәҗрибә тупладылар. 87 нче һәм 24 нче янгын сүндерү бүлеге янгын сүндерүчеләре һәрвакыт кулга кул тотынышып эшләгәндә ялкынның баш күтәрүенә бер урын да юк!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International