Бала тудыру йортында – өй шартлары

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Ул үзе бер аерым дөнья кебек. Ишегеннән керүгә үк сине ниндидер бер тынычлык, рәхәт халәт биләп ала. Биредә эшләүчеләрнең ихласлыгы, тырышлыгы тудыра бу мохитне.

Алып килгән әйберләрен тапшырырга дип басып торган Рузилә ханым белән сөйләшеп китәбез.
– Үзебезнең Мөслимдә бала тудыру бүлеге ябылгач, бик кайгырган идек, – ди ул.
– Интернетта Азнакайның бала тудыру йорты хакында бик күп уңай кайтавазлар укыгач, һич икеләнүсез шушында килдек. Дүрт килога якын авырлыкта тупылдап торган оныгыбыз бар. Кызыбызның беренче сабые, яше дә утыздан өстә булгач, ничек табар инде, дип бик кайгырган идек. Табибларыгыз бик тәҗрибәле икән, үзләре берсеннән-берсе ачык, ягымлы...
Декабрь аенда республиканың Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе һәм тагын биш районында бала табу бүлекләре ябылды. Аларда яшәүчеләр әнә шулай башка районнарга чыгып китәргә дучар. Азнакайга бүлек ябылган Мөслимнән генә түгел, күрше Сарман, Лениногорск,  Әлмәттән дә килүчеләр күп.  Ай саен читтән 4 -5әр пациентны кабул итәләр. Тудыру сертификаты әнә шулай үзең теләгән медицина учреждениесен сайлау хокукы бирә. Димәк, Азнакайда әниләр һәм бәбиләр өчен шартлар яхшы, моңа сөенергә кирәк. Палаталар ике-өч кешелек, әмма күпләрендә берәр генә дә яталар, чөнки бүлек иркен, урыннар җитәрлек. Бәбиләр дә әниләрнең үзләре янында. Түшәк-япмалар ап-актан, күзләрең камашырлык. Аларны юуу хезмәте үзәкләштерелгән. Әнә шулай башкаладан ук әйләнеп кайтсалар да, һәрчак җиткелекле һәм идеаль чисталар. Бүлекнең кирәкярак белән тәэмин ителеше, җыештырылышы өчен җаваплы Светлана Филиппова, Флера Җиһангирова, Фәйрүзә Гайнуллина, Лилия Мөбарәкшина, Юлия Кәримова хезмәтенә тел-теш тидерерлек түгел.

Процедура, табиб тикшерүе бүлмәләре заманча җиһазланган. Карындагы баланың йөрәк тибешен билгеләүче фиталь монитор алу да ана белән икесенең дә сихәтлеген күз уңында тотуда мөмкинлекне арттырган.
– Җиһазларга кытлык юк, – ди табиб-гинеколог Разия Әхмәтшина. – Ә инде җитди проблемалар туган очракларда пациентларыбызны Әлмәттәге, Казандагы махсуслаштырылган үзәкләргә җибәрәбез.
Үзебездәге персоналның квалификациясен күтәрү буенча даими эш алып барыла. Ай саен башкалада республика семинарларында катнашабыз, белемне камилләштерү курслары үтәбез, үзебез дә тәҗрибә уртаклашып чыгышлар ясыйбыз. Бүлек белән шактый еллар Рушания Хәертдинова җитәкчелек итә. Аның кул астында профессионаллардан гына тупланган бу коллективта кадрлар алышынуы шактый еллардан бирле күзәтелми, иң “яше” дә кимендә 15-20 ел стажлы. Әйтик, табиблар Нәфисә Сафиуллина, Фәридә Шакирҗанова, Миләүшә Нуретдинова, Марсинә Исмәгыйлова, өлкән акушер Люция Җамалетдинова, Дамира Мәрданшина, Гөлфия Гомәрова – дистәләгән еллар шушы бүлектә хезмәт куялар.
– Дүрт малай янына менә бишенчесе – ниһаять, кызыбыз туды,– ди бәхете белән уртаклашып Гөлнара Зәбирова.
–Яшең зур дип, Әлмәткә җибәрмәкчеләр иде. Башкаларын шушында таптым, монсын да үзегез бәбәйләтәсез, дип нык тордым. Үз табибларыбызга җитәме соң!
Дүртенче баласын тудырган Светлана Курганская да шул фикердә. Мөслимнән килгән Ләйлә Дәүләтшина табиблар, башка хезмәткәрләрнең игътибарлылыгын, мөлаемлыгын сөйләп бетерә алмый. Әле генә узып киткән елда 305 кыз һәм 325 малай дөньяга аваз салган.
Әтәч елы да шулай үрчемле булып, бүлек нарасыйлар тавышыннан шау-гөр килеп торсын.
Лиза НУРЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International