Авыллары өчен җан атып яшиләр

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. Аның чираттагысы чәршәмбе көнне Курай Елга, Банки Сукаеш, Түбән Сукаеш авылларын берләштергән җирлек үзәге – Зур Сукаешта узды.

Авыл үзешчәннәре, мәдәният йортында төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләр (җитәкчесе Әлфия Сабитова) авыл халкы һәм килгән кунаклар өчен концерт куйдылар. Авыл башлыгы Зөлфия Закирова җирлекнең еллык эшенә хисап тотты. Ул үз чыгышын үзара салым җыюда активлык күрсәткән авыл халкына рәхмәт сүзләре белән башлап җибәрде.
Авыл җирлеген төзекләндерү, уңайлы итү өчен алар барысы да бу чарага җаваплы караган һәм аның нәтиҗәсе дә күз алдында. Узган ел Курай Елга, Зур Сукаеш авыллары зиратларын төзекләндергәннәр, Түбән Сукаеш авылында урам утларын энергия саклагыч, заманча электр лампаларына алыштырганнар. Балалар мәйданчыгын, чишмәләрне төзекләндерү эшләре башкарылган. Зөлфия Җәүдәт кызы агымдагы елда башкарасы эшләргә дә тукталды. Иң борчулы, хәл итәсе мәсьәләләрнең берсе – Банки Сукаешта су җыю скважинасын төзекләндерү. “Биредә үз көчебез белән генә чыгышып булмый”, – диде Зөлфия ханым. Зур Сукаеш авылында юлларга чокырларны ямау буенча ремонт эшләре таләп ителә, шулай ук электр лампаларын заманчаларына алыштыру буенча да эшне төгәллисе бар. Сукаешлылар – актив халык, үз авыллары өчен җан атып яшиләр. Өмәләр үткәрелеп, бердәм көч белән төзекләндерү, яшелләндерү, чистарту эшләрен башкаралар. Депутатлары Фәнис Фәхретдинов, авыл активистлары: Сирин Мияссәров, имам-хатыйб Марс Гатауллин, Мәйсәрә Булатова, ветераннар советы рәисе Нәҗибә Шәйхулова, Сәгыйдулла Сәетов, Әнәс Гатауллиннар үз авылларының чын патриотлары, нинди генә эш булса да башлап йөрүчеләр. Әнәс ага Гатауллин инде 80 яшьтән узса да, фермаларга терлекчеләр янына, басуларга барып ярдәмләшеп йөри. Җанына авыл рухы сеңгән ага әнә шулай авыл, хуҗалык өчен борчылып тора. Гомумән биредә ветераннар бик актив. Бергә-бергә ярдәмләшеп эшлиләр дә, бәйрәмнәр дә уздыралар.
“Азнакай” агрофирмасы җәмгыятенең биредә хуҗалык итүче 2 нче җитештерүхуҗалык комплексы идарәчесе Илсур Закиров ХПКның еллык эшенә тәфсилле хисап тотты. Кайсы гына өлкәгә күз салсаң да, алдагы 2015 ел белән чагыштырганда үсеш күзәтелә. Силос, сенаж базларын тутырып куйганнар, башка еллардан аермалы буларак, терлек рационында сытылган кукуруз куллана башлаганнар. Бер баш шартлы терлеккә 37,4 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, шул исәптән сөт җитештерү арткан, аның сыйфаты яхшырган. Авыл халкына җир пайлары өчен тиешле күләмдә ашлык бирелгән. Хуҗалык һәм авыл җирлеге җитәкчелеге үзара уртак тел табып, ярдәмләшеп эшлиләр. Җыелышта алдынгыларга бүләкләр тапшыру – җыенның иң күңелле мизгелләре булды.
Авыл халкының район җитәкчеләренә сораутәкъдимнәре дә бар иде.
Мәсәлән, авыл урамнарына тәгәрмәчле, авыр техниканы кертүне тыярга кирәк дигән тәкъдим белән чыктылар алар. Шулай ук хуҗалыкта хезмәт шартлары, мәктәп укучыларын йөртә торган автобусны Түбән Сукаешка да кертү, авыл ашханәсен төзекләндерү һәм башка мәсьәләләр буенча да тәкъдимнәр булды. Сорауларга район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов, “Азнакай” АФ” ҖЧҖ җитәкчесе урынбасары Ирек Кәтиев, көнкүреш калдыклары җыю полигоны әйдәр белгече Светлана Басыйрова да җавап бирделәр.
Берләштерелгән утырышта район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов катнашты һәм халыкны районда соңгы елда башкарылган эшләр белән таныштырды.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International