Атналык киңәшмәдә

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән, узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан, февраль аенда билгеләп үтеләчәк чаралар белән таныштырудан башлады.

Хәбәр иткәнебезчә, узган атнада җирлегебездә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм андый хәлләр була калганда аларның зыянын юкка чыгару буенча өйрәнүләр барды. Эшче комиссия әзерлек дәрәҗәсен билгеләп, югары бәя бирде. Район башлыгы урынбасары үзенең чыгышында чараларда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә хисап җыелышлары дәвам итә. Ел башыннан 35 җыелыш уздырылып, аларда 2278 кеше катнашкан. Наҗәт Нәгыймов халык тарафыннан күтәрелгән сорауларның берсен дә җавапсыз калдырмаска кирәклеген ассызыклады.
Район җирлегендә оператив хәлнең торышы белән киңәшмәдә катнашучыларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов таныштырды. Узган атнада районда җинаять кылыну турында сигез хәбәр алынган. Хокук сакчысы аеруча шәхси милеккә кул сузу очракларының артуы хакында борчылып сөйләде. Коточкыч фаҗигаләр әледән-әле кабатланып торуга карамастан, руль артына аракы эчеп утыручылар саны кимеми. Җиде көн эчендә ЮХИДИ бүлеге инспекторлары тарафыннан шундый биш кеше тоткарланган. Наҗәт Нәгыймов хокук сакчыларын халык арасында профилактик аңлату эшләре алып барырга чакырды һәм әлеге мәсьәләне аеруча күзәтү астына алырга кирәклеген ассызыклады.
Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Көтелмәгән җирдән әллә нинди проблемалар килеп туа. Ә инде аны үзең генә хәл итә алмаслыкны аңлагач, еш кына җитәкчеләр ишеген шакырга туры килә. Район Советының гомуми бүлек җитәкчесе Гүзәл Миргалиева Совет һәм башкарма комитетка 2016 елда халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне анализлады. Узган ел район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе исеменә 1366 мөрәҗәгать кергән. Аларның күбесе торак шартларын яхшыртуга, торак-коммуналь хуҗалыктагы проблемаларга, төзекләндерүгә, халыкны социаль яклауга кагыла.
Бу уңайдан район башлыгы урынбасары:
– Бу мәсьәләгә һич кенә дә салкын карарга ярамый. Халык безгә мөрәҗәгать итә икән, димәк ул безгә ышаныч белән карый, һәр җитәкче кешене тыңлый, аның хәленә керә белергә тиеш, – дип белдерде.
“Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе дә халыкны борчыган проблемаларны чишәргә ярдәм итә. Биредә билгеләнгән график буенча ТР Дәүләт Советы, район һәм шәһәр Советлары депутатлары, сәяси совет әгъзалары, район партия активы азнакайлыларны кабул итәләр. Партиянең җирле бүлек җитәкчесе Рита Байтукалова чыгышыннан күренгәнчә, узган ел бирегә 540 кеше төрле сораулар белән мөрәҗәгать иткән. Наҗәт Нәгыймов җирле депутатларга мөрәҗәгать итеп, эшчәнлекләрен тагын да активлаштырырга чакырды.
Район башкарма комитеты рәисе Айдар Шәмсетдинов үзенең чыгышында районның социаль-икътисади үсешенә тукталды. Җитәкче шулай ук урамнарны, йорт түбәләрен кардан арындыру мәсьәләсен дә күтәрде.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшнең әзгә генә дә тынып торганы юк. Бүген районда 100 тонна сөт савыла. Киләчәктә аны 110 тоннага җиткерү бурычы куелды.
Атналык утырышта районның башка иҗтимагый, икътисади мәсьәләләре турында да сүз барды, алдагы атнага бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International