Штаб күнегүләре уңышлы узды

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Җирле радиодан һава тревогасы турында ишеткәч, Азнакай халкы, бигрәк тә авыл кешеләре арасында бермәлгә аптырап-куркып калучылар да булды. Дөньялар тыныч түгел бит, нәрсә булмас! Шөкер, бу һич тә андый куркыныч түгел, гражданлык оборонасы буенча штаб күнегүләре иде. Ул районда 23-25 гыйнварда узды.

Әлеге күнегүләр башкарма власть, хокук саклау органнары, гражданнар оборонасы хезмәтләре, районның штаттан тыш авария-коткару оешмалары, республиканың эвакуация комиссияләре катнашында биш елга бер тапкыр үткәрелә.
Тикшерүләргә Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре күзәтчелек итте.

Штаб күнегүләренең беренче көнендә эвакуациякабул итү комиссиясе һәм эвакуацияләнүчеләрне кабул итү пункты җитәкчеләре белән инструктаж уздырылды.
Шул ук вакытта гражданлык оборонасы хезмәтләренең эвакуация чараларын оештыруга хәзерлекләре турындагы документлар өйрәнелде.
Чара барышында катлаулы һава торышы, юл-транспорт вакыйгалары, янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләр туганда халык иминлеге өчен җаваплы оешмаларның, эвакуация пунктларының кабул итүгә әзерлекләре тикшерелде. Аеруча халык күпләп җыела торган урыннарга: мәдәният, мәгариф учреждениеләренә, авыл җирлекләренә зур игътибар бирелде. Авылда яшәүче кешеләрне, безнең районга республиканың куркыныч янаган башка шәһәрләреннән эвакуацияләнгән халыкны вакытлыча җыелу урыннарында каршылау, урнаштыру, хисапка алу, алга таба кайда җибәрергә кирәклеген билгеләү, аларны эвакопунктларга озатуны оештыру мәсьәләләре каралды.
Азнакай районында барлыгы 37 эвакуация пункты бар.
Штаб күнегүләре вакытында гражданлык оборонасы хезмәтләре һәм штаттан тыш авария-коткару берләшмәләре көче белән гадәттән тыш хәлләрне бетерү юллары эшләнде.
– 2013 елда без гражданнар оборонасы әзерлеге буенча республикада беренчелекне алган идек һәм аны биш ел дәвамында тоттык. Бу юлы да Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының әлеге чараны үткәрү төркеме җитәкчесе Наил Гареев район эвакуация комиссиясенең һәм эвакуация пунктларының эше яхшы хәзерлектә булуын билгеләп үтте, – диде Азнакай муниципаль районы эвакуациякабул итү комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.
Резеда ШӘРИПОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International