“Татнефть” ААҖнең “Рухият” рухи яңарыш фонды иҗат елын Азнакай җирендә башлап җибәрде. “Сандугач сайрар илем” балалар иҗаты фестиваленең “Вокал-соло” буенча йомгаклау туры 24-25 гыйнварда шәһәребезнең «Каенкай» ял базасында узды. Анда нефть төбәгендәге егерме районнан 86 конкурсант чыгыш ясады.
Фестивальне ачу тантанасында “Рухият” рухи яңарыш фондының башкарма директоры Флера Шәйхетдинова, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, «Азнакайнефть» идарәсе начальнигының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наил Вәлиев, профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов катнаштылар һәм конкурсантларны сәламләп, аларга уңышлар теләделәр.
– Мондый мәртәбәле бәйгенең Азнакайда узуы – безнең өчен зур горурлык. “Татнефть” җәмгыятенә барлык юнәлешләрдә дә ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Фестивальдә җиңелүчеләр юк, анда катнашу – үзе үк җиңү ул, – диде Айдар Шәмсетдинов.
Фестивальне Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең Фирдәүс Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге халыкара, ил күләм конкурслар лауреаты “Юлдаш” ансамбле ачып җибәрде.
Районыбыз данын да әлеге мәктәп укучылары яклады. Әминә Рәхимова – икенче дәрәҗә, Ләйсән Гайфиева һәм Азамат Миргалиев өченче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. Анастасия Маркушина, Азамат Рәхимов, Рамазан Фазлыев, Динарис Бәширов дипломант булдылар (укытучылары Наилә Шәрифуллина, Фирдәүс Әхмәтгалиева, Резидә Шәфыйгуллина, Розалия Хәбибуллина).
Резеда ШӘРИПОВА