“Халыкка ярдәм итү – җирле хакимиятнең төп бурычы”

2017 елның 3 феврале, җомга

Чубар Абдул авылы җирлеге һәм “Тукай” хуҗалыгының хисап җыелышы тыныч, җитәкчелек белән үзара фикер алышу шартларында үтте.

Җыен авыл мәдәният йортының “Умырзая” ансамбле чыгышы белән башланып китте. “Тукай” җәмгыяте җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков авыл хуҗалыгы эше турында тирән эчтәлекле доклад белән чыкты. Авыл халкы мөстәкыйль хуҗалык итүче үз агропредприятиеләре булу белән чиксез бәхетле. Бердән, халык өчен эш урыны булса, икенчедән, нинди генә проблема туса да, барып сыеныр урыннары бар.
Хуҗалык районда иң алдынгылар рәтендә эшләгәч, авылда социаль-культура объектлары калка, халык өчен уңай көнкүреш шартлары туа. “ Тукай”лыларга узган ел игенчелектә ирешкән уңышлары өчен Сабан туенда машина ачкычы тапшырдылар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бу инде икенче тапкыр. Районда иң беренчеләрдән булып чәчү эшләренә керешеп, игеннәрне дә иң алдан җыеп алуга ирештеләр алар. Һәр гектардан уртача 32 шәр центнер уңыш белән 38 мең центнердан артык тулаем иген уңышы алганнар. “Тукай”лылар җирне җиренә җиткереп эшкәртә беләләр. Узган ел да 90 процент җирне бар шартына туры китереп әйләндереп каплап, яки тирәннән сөргәннәр. Икътисади халәтнең ныклы нигезен терлекчелек продукциясе тәшкил итә. Хуҗалыкка кергән керемнең 70 проценты терлекчелектән. “ Тукай” хуҗалыгында бер баш шартлы терлеккә 33 центнер исәбеннән югары сыйфатлы терлек азыгы әзерләп куйганнар. Хуҗалыкта 1200 мөгезле эре терлек, шул исәптән 278 баш савым сыер. Көн саен 3,4 тонна сөт савып алалар. Бер сыерга 12,5 литр туры килә. Әмма бу күрсәткечләр хуҗалык җитәкчесен дә, хезмәтчәннәрне дә бер дә канәгатьләндерми. Аларның терлекчелек продукциясен җитештерүдә мөмкинлекләре зуррак. Җитәкче киләчәктә терлекчелек өлкәсендә аксамаска, булган бөтен резервларны да файдаланып, югарырак күрсәткечләргә ирешергә кирәклеген ассызыклады. “Без моны төзәтәбез”, – диде ул ныклы ышаныч белән. Тукайлылар элеккеге традицияләрне саклап, сарыкчылык белән шөгыльләнәләр. Керемле булмаса да, халык өчен кирәкле тармакны саклап киләләр алар. Габделәхәт Гатуф улы фидакарь хезмәт куючы авыл фидакарьләренең һәммәсенә олы рәхмәтен белдерде. Соңыннан аларга бүләкләр дә тапшырылды.
Хуҗалык һәм авыл җирлегенең бурычлары уртак.
Әйе, хуҗалык яшәгәч, кешегә эш урыны була, яңа гаиләләр төзелә, социаль объектлар калка. Димәк, авыл да яши, аның киләчәге бар дигән сүз. Чубар Абдул авыл җирлеге халкының олы бәхете бу. Биредә халык өчен бар шартлар да тудырылган. Һәрбер йортка газ, су, ут кергән. Өч ФАП, биш кибет, почта бүлеге, өч мәчет, мәктәп, ике балалар бакчасы, өч мәдәният йорты эшләп килә. Шунысы куанычлы: укыту-тәрбия процессын оештыру өчен мәктәптә бар шартлар да бар. Тиешенчә җиһазландырылган, компьютер классы, ашханәсе, спорт, гимнастика мәйданчыгы, тәҗрибә мәйданчыгы, яшелчә саклау базасы бар. Биредә бакча һәм мәктәп коллективы, тәрбияләнүче балалар ел буена җитәрлек яшелчә үстереп, җиләк-җимеш кайнатмалары ясап, кышкы сакланышка к уялар. Бердән, үз өстәлләрен баеталар, икенчедән хезмәткә өйрәнеп үсәләр. Укучылар республика, район олимпиадасы һәм ярышларда призлы урыннарны алып киләләр. Әмма, мәктәп эчендә җ ылы туалет бүлмәсе булдыру, түбәдән су төшү проблемаларын хәл итәсе бар.
Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча традицион эшләр башкарылып килә. “Тукай” һәм “Мөстәкыймов ис.” хуҗалыклар, Азнакай автомобиль юллары идарәсе, шәхси трактор хуҗалары (Фәрит Закиров) белән урам юллары чистартылып тора.
Хисап елында урам юлларын төзекләндерү, яктырткыч лампалар кую, электр линиясе астындагы агачларны кисү буенча зур эш башкарылган,  Иң зур эшләрнең берсе: Буралы а вылында 4 ,5 км су линиясе алыштырылган. Чубар Абдул авылында мәчет салдыру буенча да эш башланган. Бушлай янгын сүндерү машинасы биргән “Азнакайнефть” идарәсенә җирлек халкы аеруча рәхмәтле. “Эшләнгән эшләр, ирешелгән уңышларыбыз узган елда шактый булды. Әмма алда тагын да зуррак планнар бар. Чубар Абдул авылында Яшьләр һәм Совет урамында су линияләрен алыштыру иң мөһим эшләрнең берсе. Юлларга капиталь ремонт сорала. Авыл халкының да каладагы кебек яхшы шартларда яшисе килә. Алар моңа хаклы, ә аларга ярдәм итү урындагы җирле властьның төп бурычы”, – диде авыл җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов.

Җирлек халкы элек-электән сарык асрый. Бу, әлбәттә, яхшы күренеш. Әмма кайбер битараф кешеләр малларын басуларга чыгарып җибәрәләр. Алар игенчеләрнең тир түгеп үстергән икмәген таптап бетерәләр. Бу – җинаятькә тиң гамәл. Элек-электән сарыклар сыер көтүе белән бергә йөргәннәр. Җыенда да киләчәктә көтүне берләштерергә кирәк дигән тәкъдимнәр булды. Җыенда район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов катнашты. Ул район җитәкчеләре һәм шәхсән үзе исеменнән котлауларын җиткереп, авыл халкын районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды. Участок уполномоченные Илмир Хисаметдинов һәм башка служба вәкилләре дә сорауларга җавап бирделәр.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International