Очрашу зур концерт программасы белән башланып китте. Авыл депутаты Марат Мозаффаров үзенең иҗат төркеме белән дәртле җырларын бүләк итте. Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева авыл җирлегендә узган елда эшләнгән эшләргә хисап тотты.
Сәпәй һәм Мачаклы Баш авыллары кергән җирлектә 265 хуҗалыкта 713 кеше яши. Барлык социаль-культура объектлары, балалар бакчалары бар. Әмма, кызганычка каршы, узган ел авылда мәктәп вакытлыча эшчәнлеген туктаткан. Җирлектә медицина, почта, китапханә хезмәте күрсәтү дә яхшы оештырылган. Сәпәйлеләр авыллар арасында иң күп газета-журнал укучы да икән. Районыбызның “Маяк” газетасына да актив язылганнар.
Авылда мәчет бик яхшы эшләп килә. Узган елда өлкән яшьтәгеләр кем үзенең кул пычкысы, кем тракторы, кораллары белән килеп, өмәләр уздырып зиратны төзекләндергәннәр. Мачаклы Баш авылында зиратны коймалап, капкалар ясап, агачларны кисеп куйганнар. Авылны су белән тәэмин итү, урам утларын заманчасына алыштыру, яңа линияләр сузу, чүплекләрне тәртипкә китерү буенча зур эш башкарылган. Су үткәргәннән соң зыян килгән урамнарга вак таш кайтарылып, тигезләнгән. Әмма авыл башлыгы бу эшләрне сыйфатлы итеп, тулысынча башкарып чыгу өчен авыр грейдер кирәк булуын әйтеп үтте.
Сәпәйлеләр үзара салым акчасының бер өлешен киләчәктә дә калган юлларны төзекләндерүгә планлаштыралар. Моннан кала, мәктәп территориясендәге гаражны авыл өчен янгын куркынычсызлыгы депосы итеп ясау, әлеге максатта махсус су җыю урыны булдыру, иске чүплекләрне чистарту һәм тигезләү һәм башка эшләре бар. Хисап елында район җитәкчелеге ярдәме белән чүплекләрне эттереп, бикләп куйган булганнар.
Авылда тәрбиягә авыр бирелүче, начар шартларда яшәүче һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы гаиләләр күп. Иҗтимагый совет һәм район оешмалары белән берлектә бу өлкәдә профилактик эшләр алып барыла һәм уңай үзгәрешләр дә бар.
Фәния Галимҗан кызы үз чыгышында этләрнең урамда йөрүе, күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән җир участокларының күбесенең ташландык хәлдә булуы һәм төлкеләр үрчүе мәсьәләсендә дә зур борчуын белдерде. Сәпәй авыл мәдәният йортының капиталь ремонт таләп итүе дә көнүзәк хәл итәсе мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Сәпәйлеләр “ Азнакай”АФ” ҖЧҖ җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренең ярдәмен тоялар. Җыелышта ХПК-2 җитәкчесе Илсур Закиров Сәпәй бүлекчәсенең еллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
Сәпәйлеләр узган ел гектарыннан 27,2 центнер иген уңышы алганнар.
Киләчәктә игенчелектә тагын да яхшырак уңышларга ирешү максатында элиталы, югары репродукцияле чәчүлек орлыкка игътибарны арттырганнар. Силос, сенаж базларын 3-4 көндә тутырып, бер баш шартлы терлеккә 37,4 центнер исәбеннән сыйфатлы мал азыгы әзерләгәннәр. ХПК җитәкчесе авыл хуҗалыгы эшләрен башкаруда өлкән буын, пенсионерларның ярдәме зур булуын билгеләп үтте. Илсур Нәсимович терлекчелек өлкәсендә, бигрәк тә сөт җитештерүдә эш темпларын арттырырга кирәклегенә басым ясады.
Киңәшмәдә шулай ук район С оветы а ппараты җ итәкчесе Айдар Хәлиуллин катнашып, халыкны районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде. Бүләкләүләр – җыелышның иң күңелле мизгелләре булды. Авыл фидакарьләре һәм активистларына район җитәкчелегенең, “Азнакай”АФ” ҖЧҖнең, авыл җирлегенең бүләкләре тапшырылды.
Нәсимә ГӘРӘЙШИНА