Коръән уку буенча республика бәйгесе уздырыла

2017 елның 3 феврале, җомга

Иртәгә 9.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында Коръән уку буенча республика бәйгесе уздырыла. Анда Татарстанның барлык районшәһәрләреннән ир-атлар үз осталыкларын күрсәтәчәк. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да катнашуы көтелә. Конкурсның шартлары буенча, җиңүчеләрне зур бүләкләр көтә. Мәсәлән, 1 нче урынны яулаучы Шакировлар гаиләсе исеменнән олуг хаҗга юлламага ия булачак. 2 нче урынны алучы исә гомрә хаҗы белән бүләкләнәчәк. Ә инде 3 нче урынга лаек булучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International