Казанда татар хатын-кызлары җыены үткәрелә

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Һәр елны мәркәзебез Казанда дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче татар хатын-кызлары җыены үткәрелә. Быел ул 13-15 апрель көннәренә тәгаенләнде. Әлеге чарада чит илләрдән, Россиядән, Татарстаннан 350 вәкилнең катнашуы көтелә. Форум кысаларында калфаклар һәм чиккән кулъяулыклар күргәзмәсе дә үткәрелә. Безнең Азнакайда да кул эшләренә оста ханым-туташлар күп. Аларның да иҗат эшләре белән катнашуын көтәләр, калфак-кулъяулыкларны районның “Ак калфак” оешмасы туплый. Кулъяулыкларны Минтимер Шәймиевнең 80 еллык юбилеена атап чигү тәкъдиме дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International