Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев ай саен азнакайлыларны кабул итә. Һәрчак аңа мөрәҗәгать итүчеләр күп була.
Бу юлы сорауларның шактые сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылды: табиб кадрларга кытлык, матдитехник тәэмин ителешнең начар булуы, сырхауханәдә койкалар саны кимү һ.б. Аларның берләре республика дәрәҗәсендә, икенчеләре урында хәл ителә торганнар иде. Таһир һадиев башкарма органнарга, эшче комиссия төзеп, әлеге мәсьәләләрне тикшерергә һәм депутатлар белән чираттагы сессиядә карарга йөкләмә бирде.
Шәһәребез елдан-ел зурая, яңа микрорайоннар калка. Төзелешләр белән бергә әлеге территорияләрне юл, газ, ут, су белән тәэмин итү мәсьәләсе дә килеп туа. Көньяк-көнчыгыш микрорайонның Казан урамында яшәүчеләр әнә шундый гозер белән килгәннәр.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров узган ел төзелеш баручы урамнарга вак таштан юл салынуын әйтте. Әлеге эш быел да дәвам итәчәк. Республика программасы буенча урам яктырткычлары да куелган булган, ләкин “шома куллар” аларны баганалардан урлаганнар. Әлегә кешеләр яши торган йортлар янына гына лампалар куерга дигән карарга киленде. Хезмәтләргә бәяләрнең гел артып торуын искәртеп, Таһир Һадиев яңа йортлар хуҗаларына газ кертү мәсьәләсен озакка сузмый бергәләп үзләренә хәл итәргә тәкъдим итте.
“Татфондбанк” белән туган хәл күпләрне хафага салды. Бер төркем пенсионер вкладчылар ярдәм өмет итеп депутатка килгәннәр.
Таһир Һадиев аларның мөрәҗәгатен үз контроленә алды.
Кабул итү барышында банкротка чыккан оешмадан хезмәт хакын ала алмау, авылда җир участогын бүлешү, экологияне саклау мәсьәләләре дә күтәрелде.
Резеда ШӘРИПОВА