Бөтен дөнья “спорт”, “сәламәтлек” дип гөж килгәндә, авыл халкы да тик ятмый. Бүген салада яшәүчеләр тирләп-пешеп 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә узачак авыл яшьләре спартакиадасына әзерләнәләр.
Матур күркәм традициягә әверелгән кышкы спартакиада быел Вахит авыл җирлегендә узачак һәм анда авыл җирлекләреннән килгән егермедән артык команда спортның 13 төре: кул көрәше, гер күтәрү, канат тарту, алкалы хоккей, волейбол, мини-футбол, атыш, шахмат, шашка, өстәл теннисы, милли көрәш, утын кисү, чаңгыда узышу буенча көч сынашачак.
Әле ярышларга бер айга якын вакыт булса да, кайбер спорт төрләре буенча сайлап алу турлары үтте дә инде. Узган атнада волейбол, футбол буенча финал ярышларына чыгучылар билгеле булды. Мини-футболда 20 команда арасында 1 нче төркемдә Әсәй, икенче төркемдә Актүбә эшчеләр бистәсе егетләренә тиңнәр булмады. Икенчедә – Кәкре Елга белән Урсай авыллары булса, Урманай, Әгерҗе, Сәпәй һәм Карамалы авыллары җыелма командалары үзара өченче-дүртенче урыннарны бүлеште.
Волейбол ярышларында 22 командадан финалга Актүбә, Әгерҗе, Урманай һәм Үчәлле командалары чыкты.
– Без ел да с партакиадада бик теләп катнашабыз. Спорт белән шөгыльләнгән кешенең начар гадәтләргә вакыты калмый, – ди Кәкре Елга авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов.
– Авылыбызда спорт белән шөгыльләнер өчен барлык шартлар тудырылган. Мәктәптә спорт залы һәркем өчен ачык. Клубта бильярд, теннис уйнарга мөмкин, бер дигән хоккей кортыбыз бар.
Җиңүчене билгеләргә әле иртәрәк, ник дигәндә, тагын 11 спорт төре буенча көч сынашасы бар. Сайлап алу ярышлары дәвам итә, агымдагы атнаның шимбәякшәмбесендә Боз сараенда хоккейда көчлеләр ачыкланачак. Ә инде өстәл теннисын үз итүчеләр шимбә көнне 2 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында узачак ярышларны тамаша кыла ала.
Таңсылу САНИЕВА