Ленинград блокадасы өзелүгә быел 74, ә инде аның тулысы белән бетерелүенә 73 ел булды. Районыбыздан да анда бик күп кеше катнашкан, күпләре яу кырында ятып калган.
Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышында изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухына багышлап чаралар үтте, күңелләрдә алар хакында истәлекләр яңарды. Сугыштан исән-имин кайтып, районны үстерүдә үз өлешен керткән ветераннарыбызның да арабызда инде күбесе юк. Ленинград өчен барган сугышларда катнашканнарның бүгенге көндә нибары өчесе исән. Алар: Вагыйз Әминов, Шамил Усманов, Хәбибулла Хәмидуллин. Район җитәкчеләре алар янына күчтәнәчләр белән барып, кадер-хөрмәт күрсәтеп кайттылар.
Азнакай шәһәрендә яшәүче Римма Усманова шулай ук бу шанлы көннәрнең шаһиты булган, аның балачак хәтерендә блокаданың һәр көне, һәр мизгеле сеңеп калган.
– 1939 елда әти фин сугышында катнаша. Ә аннан соң гаиләбезне (әти, әни, 3 бала) Финляндиягә вербовать иттеләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтине янә фронтка алдылар. 3-4 көннән безне атта Россиягә озаттылар. Бик каты яңгыр башланды. Атлар бара алмый. Финнар безне өйгә түгел, капкага да якын китермиләр. Юлда сугыш-бәрелешләргә тап булып, мең газап чиктек. Ленинградка килеп җитүгә камалышта калдык. Бер бинада ятак сыман урын ясап әни безне шунда урнаштырды да, үзе 10 чакрымдагы җиргә ипигә китте. Көн дә иртә белән китеп, төнлә генә кайтып керә. Өч балага 150 грамм, зур кешегә 250 грамм ипи бирәләр. Үзе кап-кара, чи, әллә ниләр кушалар. Әни кайтканчы селкенми дә утырабыз, чөнки без ач. Чәнечке очы белән тешне каерып ача да, әни авызга башта тозлы су сала, аннан ипи кисәге каптыра. Кечкенә сеңлебез тугач 20 көн генә торды, ачка үлеп китте. Әни балта белән җир казып аны урманда күмеп кайтты. Ә бит аңа нибары 25-26 яшьләр тирәсе генә иде ул чакта. Өстендәге пәлтәсе билбавына балта, капчык-бидон аса да, үзе ясаган чананы тартып ашарга эзләп чыгып китә. Берсендә әни мине дә үзе белән алып, бер хатын янында капчыклар өстендә утыртып калдыра. Ленинград блокадасы турындагы документаль фильмда бар бу күренеш, ул мин булам инде. Әни килүгә мин юк, милиционер алып киткән. Өч көн хәлдән таеп эзләп таба.
Яшәү көннән-көн авырлаша барды. Әни белән бергә ипигә йөргән хатын: “Балаларыңны минем янга урманга (дача йортлары) күчер әле, урлап алып китеп ашамасыннар”, – ди. Әни җәйге бу йорт уртасындагы тимер мичне утын ташып ягып тора иде. 1942 елның февралендә, ниһаять, безгә күчеп китүгә рөхсәт язуы бирелә. Юлда тагын мең михнәтләр кичереп, көч-хәл белән туган якларга кайту насыйп булды...
Үзе белән очрашуга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Элиза Мәрданшина белән әнә шул истәлекләрне яңартып утырды Римма апа.
–Сезнең буынга бик күпне кичерергә туры килгән, сездәге сабырлык, үҗәтлеккә ничек сокланмыйсың! – диде Дамир Рашат улы ветеранга барлык азнакайлылар исеменнән изге теләкләрен җиткереп. – Без сезнең район халкына көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендәге фидакарьлегегезне, клиентларга булган игътибар, илтифатыгызны әле дә онытмыйбыз. Киләчәктә дә менә шулай 3 балагызның, 3 оныгыгыз һәм 1 оныкчыгыгызның җан җылысын тоеп, бәхетле, бәрәкәтле тормышта яшәргә язсын!
Лиза НУРЛЫЕВА