Тормыш булгач, әллә нинди кыен хәлләр алдында каласың. Ул проблемалар мәңге чишелмәс кебек тоела. Әмма кешене өмет яшәтә.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевкә дә азнакайлылар үз гозер-үтенечләре белән, соңгы таяну ноктасы буларак, аларның чишелешенә өметләнеп мөрәҗәгать итәләр.
“Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлегендә узган чираттагы кабул итүендә депутат җиде яшьлек инвалид кызын Мәскәүгә операциягә алып барырга ярдәм сорап килгән ике бала анасын дикъкать белән тыңлады. Җитмәсә, ире дә эшсез калган. Гаилә инвалид бала һәм аны тәрбияләгән өчен пособиегә яшәргә мәҗбүр. Рөстәм Мөхәммәдиев бала мәнфәгатьләрен кайгыртып, әлеге ананың үтенечен канәгатьләндерде.
“Наш дом Восход” идарәче компаниясенә караган ун йортта фатир хуҗалары вентиляция начар булудан зарланалар. Бу сорау торак милекчеләре ширкәтләре, шәһәр җитәкчелеге алдында да күтәрелгән булган. Башкарылган эшләргә карамастан, хәл үзгәрешсез калган. Рөстәм Мөхәммәдиев Әлмәттән вентиляция системасы буенча иң яхшы белгечне чакыртып, сәбәпне ачыкларга, нәтиҗәдән чыгып эш итәргә вәгъдә итте.
Депутат башка шәхси мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итүчеләрне дә кабул итеп, аларның сорауларына җавап бирде.
Резеда ШӘРИПОВА