Азнакай – мәдәниятсәнгать күгендә бик күп якты йолдызлар кабызган төбәк. Монда илһамлы халык яши. Районда үткәрелә торган бихисап чараларны алсак та, һәрберсе сәнгать осталарының күңелләргә шатлык өләшә, рухи хәзинәбезне баета торган матур чыгышлары белән үрелгән.
Еллык хисап җыелышында да мәдәният идарәсенең, сәнгатькәрләре безнең халыкның иҗади активлыгын арттыру, ялын оештыру, әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү, милли традицияләрне, горефгадәтләрне саклау һәм яңарту буенча эшчәнлегенә югары бәя бирелде.
Районда барлыгы 87 мәдәният учреждениесе бар. Аларның 49ы – мәдәният йортлары; 33 е – китапханәләр, 3 се – балаларга өстәмә сәнгать-эстетик юнәлештә белем бирү йортлары.
Узган ел үзешчән иҗат коллективларының саны 29 берәмлеккә арткан. Бу яңа микрорайонда Мәдәни үзәк ачылу белән бәйле.
Сәләтле төбәк икәнебезне раслаучы тагын бер күрсәткеч – үзешчән иҗат коллективларының 14 е “халык” исемен йөртә.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Кәлимуллина чыгышыннан күренгәнчә, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен клублар саны да артуга бара.
2016 елда мәдәният учреждениеләре тарафыннан 13 меңнән артык чара үткәрелгән.
Алты ел дәвамында уздырылучы “Чатыр тауда җыен” фестивале исә район күләменнән халыкара дәрәҗәгә күтәрелде.
Үз эшенең остасы булган кадрлар белән тәэмин итү – мәдәният идарәсендә төп юнәлешләрнең берсе.
Мәдәният учреждениеләрендә хезмәт куючы 216 белгечнең 137 се – югары, 67 се – урта-махсус белемле. Узган ел район-шәһәр Мәдәният йорты базасында хезмәткәрләрнең белемен күтәрү буенча Алабуга мәдәният-сәнгать көллияте укулары оештырылган.
Республика һәм “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә шәһәребездә яңа бинада төбәкне өйрәнү музее ачылу да узган елның истәлекле вакыйгасы булды. Республика программалары буенча Күктәкәдә күп функцияле үзәк төзелде, Чалпы мәдәният йорты капиталь ремонтланды. Агымдагы елда Бирючевка һәм Уразай мәдәният йортларына капремонт көтелә.
Район хакимиятенең һәм “Татнефть” җәмгыятенең һәрдаим ярдәмен тоеп яшиләр мәдәниятчеләр. Былтыр гына да 4 млн сумлык музыкаль аппаратура һәм 1 млн 100 мең сумлык сәхнә костюмнары алынган.
Яшь талантларны барлауда, үстерүдә балалар сәнгать мәктәбенең роле зур. Аның директоры Илдар Динмөхәммәтов әйткәнчә, укучыларның төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә ирешкән уңышлары турында китап итеп язарлык. Әлбәттә, бу педагогларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. У зган уку елында коллективка 6 яшь белгеч өстәлгән. Шунысы куанычлы, сәнгать мәктәбендә эшләүче 52 педагогның 20 се – үзләрендә белем алып чыккан укучылар. 2016 елда ТР Мәдәният министрлыгы грантын отканнар, бу акчага иҗат коллективларына аппаратура алачаклар. Үз музейларын булдыру, театр сәнгате бүлеген ачу турында хыялланалар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов тырыш хезмәтләре өчен мәдәният хезмәткәрләренә тирән рәхмәтен белдерде һәм аеруча уңышларга ирешүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Җыелышта катнашкан Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев та бүгенге көндә мәдәният хезмәткәрләренең глобаль процесслар бара торган заманда, зур конкуренция шартларында эшләвен билгеләп үтте.
– Сез милләтне берләштерә, аның чисталыгына, әхлагына игътибар бирә торган иң җаваплы хезмәткәрләрнең берсе булып каласыз, – диде ул.
Резеда ШӘРИПОВА