Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Гадәттәгечә, киңәшмә юбилярларны, хезмәттә уңышларга ирешкән райондашларыбызны бүләкләү белән башланды.
Узган атна районыбыз өчен чараларга бай булды: республикакүләм Коръән бәйгесе үтте, “Ел эшмәкәре” конкурсына нәтиҗә ясалды...
Авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә узган хисап җыелышларына да тукталып, район башлыгы халык күтәргән һәр сорау, проблема хәл ителергә тиешлеген ассызыклады. Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында сигез хәбәр алынган. Ул шәхси милеккә кул сузу очракларының аеруча артуы хакында борчылып сөйләде. Йорт, фатирлардан әйберләр урлау фактлары да бар. Районда мошенниклар кабат “җанланган”, социаль челтәрләр аша алданучылар саны бихисап.
– Болар миңа кагылмый дип, игътибарыгызнкиметмәгез, җиңел баерга тырышу ысуллары чикләрне белми, теге яисә бу гамәлләр кылганчы, иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерү кирәклеген онытмасак иде, – ди хокук сакчысы.
Азнакай җылылык челтәре предприятиесендә җылылык белән тәэмин итү буенча төзелгән инвестицион программаны тормышка ашыру турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров сөйләде. Әлеге программа буенча предприятие тарафыннан 77 миллион сумлык эш башкарылачак. Бүген аның беренче этабы нигезендә шәһәрдә блоклы-модульле пар казаннары биналары урнаштырыла.
Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты директоры Руслан Мөгътәсимов үзенең чыгышында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр белән таныштырды. Мәгълүм булганча, 1 гыйнвардан подъезд эчләрен, ишегаларын җыештыру, чүп чыгару, капиталь ремонт һ.б. торак хезмәтләр өчен тарифлар арткан иде. Бу әлеге өлкәдә эшләүче урам себерүчеләр, идән юуучыларның хезмәт хакларын бераз булса да арттыру белән бәйле. Агымдагы елның 1 июленнән, тарифлар буенча Дәүләт комитеты карары нигезендә, коммуналь хезмәтләр (су, җылылык) өчен түләү дә артачак.
Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов үзенең чыгышында хезмәтне саклау мәсьәләсенә кагылып үтте. Ни кызганыч, эш урыннарында бәхетсезлек очраклары әледән-әле кабатланып тора. Апрель аенда үтәчәк Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан районда төрле чаралар уздырылу планлаштырыла. Оешмапредприятиеләрдә хезмәтне саклауны тикшерү буенча рейдлар, хезмәт коллективлары арасында төрле бәйгеләр дә оештырылачак.
Район башкарма комитеты рәисе Айдар Шәмсетдинов үзенең чыгышында районның социаль-икътисади үсешенә тукталды. Җитәкче шулай ук урамнарны, йорт түбәләрен кардан арындыру мәсьәләсен дә күтәрде.
Атналык утырышта районның башка иҗтимагый, икътисади мәсьәләләре турында да сүз барды, алдагы атнага бурычлар билгеләнде.