15 февраль – Хәтер көне

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле азнакайлылар, кадерле якташлар!
Бүген Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 28 ел тула. Бу көн безнең өчен Ватан исеменнән бирелгән боерыкны ирләрчә, намус белән үтәгән егетләребезне искә алу, аларны хөрмәтләү көне.
Районыбыздан алты бөркет: Сәхбиев Мәдәррис Әнәс улы, Гыйльфанов Фәнис Әзһәм улы, Кандауров Николай Петрович, Иванов Евгений Николаевич, Латыйпов Фаяз Мәзһәр улы, Бәдретдинов Наил Рәшит улы – Әфганстанда, дүртәү: Кәримов Айрат Альберт улы, Зәйнетдинов Айгиз Мирзашәех улы, Хафизов Дамир Рәфис улы, Сөләйманов Руслан Рөстәм улы – Чечен Республикасында һәлак булдылар. Без аларның якты истәлеген күңелләрдә саклыйбыз, алар белән горурланабыз.
Әфган сугышын кичкән ирегетләребез бүген дә сафта, районыбызның төрле тармакларында хезмәт куеп, аның үсешенә үз өлешләрен кертәләр, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнашалар.
Батыр егетләребезнең әти-әниләренә, әфган, чечен сугышларын һәм башка локаль конфликтларны кичкән райондашларыбызның барсына да ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, үсеп килүче яшь буынга үрнәк булып яшәүләрен телим!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль район башлыгы
***
Сугыш тәмамлану, ул нинди генә сугыш булмасын, һәрчак шатлыклы вакыйга. Куанычтан күзләр яшькә төренгән бәйрәм дисәк тә ярый. Бик күпләр бу сугыштан тән җәрәхәте генә түгел, ә җан ярасы да алып кайтты. Әмма Әфганстанны без яшьлегебезнең җуелмас мизгелләре итеп һаман да йөрәкләрдә саклыйбыз. Улларын әфган һәм чечен сугышларында югалткан әти-әниләр алдында баш иеп, аларның газизләре–безнең сугышчан дусларыбыз барчабызның да хәтерендә булуын, аларны беркайчан да онытмаячагыбызны җиткерәсе килә. Әти-әниләргә һәм сугышчан дусларга исәнлек-саулык, иминлек, гаилә бәхете телим!
Илшат ИСЛАМОВ, районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International