Балаларны янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин иту

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Янгын куркынычсызлыгының төп һәм мөһим аксиомы булып- ялкынны булдырмау чарасы тора. Һәрбер аек акыллы кеше – янгынны сүндерүдән, аны тизерәк искәреп алу күпкә җиңелерәк икәнен аңлый. Янгыннан саклау бүлегенең төп максаты – яшәү чыганак куркынычсызлыгын формалаштыру. Бер яктан өлкән сыйныф укучыларын, өлкән яшьтәге кешеләрне куркынычсзлыкка өйрәтү, укыту төрле алымнар белән алып барыла. Икенче яктан – яшүсмерләр кайсы тарафтан хәвеф-хәтәр көтеп торуын яңа гына танырга өйрәнеп киләләр, шуңа да алар үзләренә аерым нык игътибар җәлеп итәләр.

       Балаларны янгынның тоткынлыкка алуы, шуның нәтиҗәсендә җәрәхәтләр алуы хәзер яналык тугел. 2016 елда Татарстан Республикасында  янгын вакытында 7 бала һәлак булып 19 лап бала  төрле тән җәрәхәтләре, аларның дүртесе ут белән үзләре шаярганлыктан  җәрәхәтләнделәр.

        Иң мөһим балалар куркынычсызлыгы  кагыйдәсе булып – шырпы, төрле ут кабызу чараларына кагылмау, газ плитәләренә, электр приборлары белән эшләргә рөхсәт итмәү. Шуна да кабызылган килеш  калдырып киткән электр җиһазлары булган очракта балаларны узләрен генә һич кенә дә калдырырга ярамый.  Баланы үзен генә өйдә калдырган очракта  да күршеләргә күзәтчелек итәргә  ярдәм сорарга кирәк. Олы яшүсмер балаларга һәрвакыт саклану чараларын, үзләрендә җаваплылык хисен тоюны һәрвакыт искәртеп торырга, 101 яки 112 телефоны аша янгын сүндерү бүлеген чакыртырга кирәк икәнен белергә тиеш. Балалар янгын чыккан өйдән, төтен барлыкка килү аркасында  чыгып булмавын, шуңа да саклану чарасы итеп тәрәзә янын сайларга, коткаручыларның тиз ара килеп җитеп ярдәм итүләрен искә алып һәрвакыт тәрәзә янында, балкон ишекләре тирәсендә торырга  тиеш.

       Тагын бер мөһим ысул – һәрбер өйдә ялкын сүндерү җайланмасы булдырырга кирәк. Бу җайланма белән балалар да  дөрес куллансын өчен бары тик берничә минут кулану ысулы инструкциясен укып, гади генә рәсемнәрен карау да җитә. Әйтәсе килә, җайланмага карый янган квартира бик күп чыгымнар таләп итәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International