Урсай мәктәбе укучылары автобуслы булачак

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлегендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров азнакайлыларны кабул итте.

Урсай мәктәбе директоры Алина Ярмиева мәктәп автобусы мәсьәләсе буенча килгән иде. Мөслим авылыннан укучылар база мәктәбе булган Урсайга маршрут автобусында йөриләр.
Ә ул балаларны авыл читендә төшереп калдыра. Аеруча башлангыч сыйныфлар өчен борчылалар. Директор депутаттан уңай җавап белән чыкты. Республика программасы буенча районга ике автобус биреләчәк, аның берсе Урсайга дип исәпләнгән, бары финанс документларын гына хәл итеп бетерәсе калган.
Билгеле булганча, Азнакайда да күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирелде. Аларда төзелеш киң колач белән бара.
Ә менә бу участоклардагы урамнарга юл салу, су, газ линияләре үткәрү республикада да, гомүмән, ил буенча да программада әлегә каралмаган. Депутатларга бу мәсьәлә буенча еш мөрәҗәгать итәләр.
Ринат Хәйровтан да ике гаилә газ үткәрүдә ярдәм сорады.
Без исә бу сорауга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүровтан тулырак ачыклык кертергә булдык.
– Бюджет керемле булган елларда «50 гә 50» район программасы буенча бу юнәлештә ярдәм күрсәтелде, ягъни газ үткәргән чыгымнарның яртысын йорт хуҗасы, яртысын район түләде. Быел андый мөмкинлек юк, әлеге участок хуҗаларына газ кертүне үзләренә кайгыртырга туры киләчәк, – диде ул.
Резеда ШӘРИПОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International