Азнакайдагы 7 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары арасында “2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе” темасына парламент дәресе узды. Анда ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин катнашты. Укытучылары Миләүшә Гафиятуллина җитәкчелегендә укучылар тагын дистә елдан соң җөмһүриятебез һәм районыбызның киләчәгенә сәяхәт кылдылар. Ә аларның туган илләре, җирләре һәм мәктәпләрен тагын да матуррак итеп күрәсе килә. Дәрәҗәле кунаклар дәрескә югары бәя бирделәр, яшь буынның фикертәкъдимнәренең бик әһәмиятле булуын ассызыкладылар.