Кагыйдә бозучыларның саны елдан-ел арта бару һич тә тынычланырга урын калдырмый. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган зур штрафлар күләменә дә өйрәнеп бетте шикелле шоферлар. Мәсәлән, узган атнада гына да ЮХИДИ инспекторлары 168 кешене административ җаваплылыкка тарткан.
Аларның алтысы – спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган өчен. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте тарафыннан төрле чаралар күрелүгә карамастан, район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре кабатлана тора. Транспорт чараларын йөртүчеләрнең кагыйдә үтәвен һәрдаим контрольдә тоту – аларны киметүнең бер юлы.
Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрде. Бу юлысы игътибар үзәгендә административ җаваплылыкка тартылып та штрафларын үз вакытында түләргә теләмәүчеләр булды.
Рейд барышында инспекторлар документларын тикшерү өчен туктатылган һәрбер кешегә штрафларны вакытында түләмәгән очракта аның күләме ике тапкырга артуы яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну мөмкинлеге турында аңлаттылар, документлары ЮХИДИ һәм суд приставлары бүлегенең мәгълүматлар базасы белән чагыштырылды. Әҗәтләре 30 мең сумнан артып киткән ике азнакайлының машинасына арест салынып, “тимер ат”лар штрафстоянкага җибәрелде. Хуҗаларга, штрафка өстәп, эвакуатор өчен дә, машинаның штраф-стоянкада торган һәр сәгате өчен дә түләргә туры киләчәк. Ә бу хезмәтләрнең бәясе аз дип уйласагыз, ялгышасыз. Ни кызганыч, районда штрафларын вакытында түләмәүчеләр саны көнләп арта. Бүген законны санга сукмаучылар саны 42 дән артып китә.
– Мондый рейдлар алга таба да дәвам итәчәк. Штрафка тартылгансың икән, вакытында түләргә дә кирәк. Ә иң яхшысы – юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү, – ди пропаганда буенча инспектор Илдар Исхаков.
Таңсылу САНИЕВА