Шәһәребез гүзәллеген бергәләп күрик

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Азнакай – Татарстанның сәнәгать тә, авыл хуҗалыгы да бертигез дәрәҗәдә үсеш алган төбәкләреннән берсе.

Узган ел районыбызның 85 еллыгын, Актүбә бистәсенең һәм “Азнакайнефть” идарәсенең 60 еллыгын билгеләп үтсәк, 2017 ел шәһәребезгә 30 ел тулу вакыйгасы белән тарихка кереп калыр. Азнакайга шәһәр статусы 1987 елда бирелә. Аны үстерү, тагын да ямьләндерүдә игенчеләребез, нефтьчеләребез, төзүчеләр, автотранспортчылар, укытучылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка күптөрле һөнәр ияләренең зур тырышлыгы салынган. Төбәкне өйрәнү музеенда бу хакта тарихи чыганаклар, бай материаллар тупланган. Туган ягыбызның үткәне, бүгенгесе белән кызыксынган азнакайлылар аның заманча, зәвыклы итеп эшләнгән бүлекләрендә археологик, этнографик, борынгы әби-бабаларыбызның һөнәрчелек, табигый байлыклар экспонатлары белән таныша ала. 1930-1960 еллар чагылдырылган бүлек, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына багышланганы, районның сугыштан соңгы еллардагы үсеше, танылган шәхесләребез турында сөйләгәннәре дә музейга килүчеләрдә онытылмас тәэсирләр калдырыр.
Нефть төбәге буларак, бу тема да тарих йортында зур урын алды. Якташларыбызның иҗат җимешләре тупланган күргәзмәләр әдәбият сөючеләрне генә түгел, берәүне дә битараф калдырмас.
Музейда өлкән яшьтәге райондашларыбыз белән очрашулар, яшь буын вәкилләре белән патриотик чаралар, тематик кичәләр әледән-әле үтеп тора, аларда теләге булган һәркемне к атнашырга чакырабыз.
Азнакай шәһәренең 30 еллыгы уңаеннан музей фотобәйге игълан итә. Аның максаты – шәһәребезнең фотоархивын тагын да тулыландыру. Әйдәгез, мәдәни, тарихи мирасыбызны бергәләп туплыйк, фото сәнгате осталарын ачыйк, аларның иҗат җимешләрен бәялик. Шәһәребезнең гүзәллеген шушы сурәтләр аша тасвирлыйк. “Фотоларда – тарих”, “Бүгенге шәһәрем”, “Безнең урамда да бәйрәм” номинацияләренә ак-кара, төсле фотоларны 28 февральгә кадәр төбәкне өйрәнү музеена тапшырырга кирәк. Бәйгенең шартлары турында тулырак белешмәне 9-80-78 телефоны аша яки сайтыбызда алырга була.
Гөлфия МОС ТАФИНА, музейның фәнни хезмәткәре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International