Туган якны җирсеп кайталар

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Театр сәнгате күгендә якты йолдыз булып янучы Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова белән азнакайлылар чын-чынлап горурлана. Аларның һәр кайтуы туган якларында зур бәйрәмгә әверелә.

Февраль салкыннары да, кар-бураннар да каршы була алмаган, алар янә туган җирләренә ашкынып кайттылар. Мәртәбәле кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте. Ул аларга изге теләкләрен җиткереп, районыбызның югалган авыллары тарихына багышланган китап бүләк итте, Нәҗибә ханымның иңнәренә мамык ак шәл япты.
Әлеге китап аларның икесе өчен дә бик кадерле, чөнки канат чыгарган Яңа Ташлыяр авылы инде җир йөзендә юк. Районыбызда андый авылларны барлау буенча зур эш башкарылды. Ике бөек артистны биргән Яңа Ташлыярда исә зиратларны чистартып, стеллалар да булдырылды.
– Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт, һәрчак сизептоеп торабыз. Азнакайны да югары күтәрдегез. Авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар юлдаш булсын, – диде Нәҗибә Ихсанова район башлыгына.
Күренекле якташларыбыз төбәкне өйрәнү музеенда экспонатлар белән танышканда яланаяклы балачакларына әйләнеп кайткандай булдылар.
– Кара, бусы нәкъ безнең авылныкы кебек бит! – дия-дия, һәр почмакта истәлекләргә уралдылар.
Биредә икесенең дә сәхнә костюмнары саклана. Нәҗибә Ихсанованың “Зәңгәр шәл” спектакленә алъяпкычын кызы Әлфия үз куллары белән чиккән булган.
Музей хезмәткәрләре 7 нче мәктәп укучылары белән очрашу да әзерләгән иде.
– Үземнең язмышыма рәхмәтлемен. Әзһәр белән җитәкләшеп, ялантәпи Мәскәүгә чыгып киттек. Тырышып белем алдык, максатыбызга ирештек. 55 ел бергә театрда эшләдек. Гомергә дуслар булдык. Дуслыкның, тормышның кадерен белеп яшәгез, авырлык очраса, бер дә курыкмагыз! Туган телне, сүзне, халыкны яратыгыз, – диде Нәҗибә Ихсанова укучыларга.
– Азнакайга кайткан саен, мондагы матур үзгәрешләргә күңелем сөенә, зур горурлык хисләре кичерәм.
Боларны күрә алуым белән бәхетлемен. Сезнең күңелләрдә дә горурлык булсын, – диде Әзһәр Шакиров.
Нәҗибә апа белән олпат язучы Туфан абый Миңнуллинның кызы Әлфия Юнысова музейга әнисенең портретын һәм “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә уйнаганда таккан чулпыларын бүләк итте.Мәдәни үзәктә хөрмәтле кунакларны “Җанашым” фольклор ансамбле ишеккатыннан ук җырлап каршы алды. Нәҗибә апа белән Әзһәр абыйны уртага алып биеттеләр дә хәтта. Сәхнәне үзешчәннәребез, Азнакай халык театры чыгышлары бизәде. Кунаклар залдагы мәдәният хезмәткәрләренә сәнгатьне яратулары өчен рәхмәтләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.
Үзләре белем алган Буралы авылы да аларны кочак җәеп каршылады. Монда туганнары, сыйныфташлары, дуслары, шулай ук җыр-моңнары белән авылның “Сердәш” ансамбле, тальянчылар көтеп тора иде.
Сыйныфташы Минназия Ситдыйкова Әзһәр абыйга чиккән кулъяулык бүләк итте.
– Җиденчене бетергәнче бергә укыдык. Яңа Ташлыярга кунакка да барып йөри идем. Егерме хуҗалыклы авылда алар кечкенәдән концертлар куеп, халыкның күңелен күреп яшәделәр. Икесе дә бик әйбәт укыдылар, тәртипле булдылар. Чалпыга урта белем алырга киткәч, юлларыбыз аерылды, – ди ул.
Кунакларны кыңгыраулы атларда урам әйләндереп килделәр.
– Буралының таркалмавын телим. Монда каз өмәләре, башка төрле бәйрәмнәр күп уза, укып-ишетеп торам. Туган ягымда шундый сәләтле, булдыклы кешеләр булуына сөенәм, – дип, Әзһәр абый кичерешләре белән уртаклашты, якташларына китабын бүләк итте.
Аннан соң юл Чубар Абдул мәктәбенә барып тоташты. Очрашуга Чалпы авылыннан да килгәннәр иде. Алар да күренекле үз укучыларын онытмыйлар, һәрчак ихтирам белән искә алалар. Мәктәп музеен, укучылар чыгышын карап, халыкның сорауларына җавап биреп, үз күңелләренә дә илһам һәм ял алды Әзһәр абый белән Нәҗибә апа бу көнне.
– Безне якын итеп килүегез өчен рәхмәт. Туган җирдә мондый очрашулар тагын да булып, Азнакайдан сезнең кебек якты йолдызлар кабынып торсын, – диде кунакларны озата йөргән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.
Резеда ШӘРИПОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International