Районыбызда спорт тормышының әз генә дә тынып торганы юк. Хоккей, көрәш, чаңгы... буенча ярышлар дисеңме! Узган ял көннәрендә исә спортчыларыбыз азнакайлыларны Сабантуй ипподромына җыйды. Биредә Азнакай муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча VI ачык кышкы ярышлар узды. Анда район спортчылары белән бергә Октябрьский, Бөре (Башкортстан Республикасы), Казан, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Урыссу, Сарман, Алабугадан 96 пилот катнашты.
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашып, спортчыларга изге теләкләрен җиткерде.
Бүгенге көндә республикада, шул исәптән Азнакайда, үсеп килүче буын өчен спортның техник төрләре үсешенә зур игътибар бирелә. Җирлегебездә «Азнакай» спорт-техника (Миргазиян Динмөхәммәтов), парапланда очу буенча «Азфлай» (җитәкчесе – Данис Мусин), картинг белән шөгыльләнүчеләр өчен “Витязь” клублары уңышлы гына эшләп килә.
8 нче мәктәп базасында эшләүче “Витязь” картклубында Ринат Җиһаншин һәм Мирсәлим Гатауллин кул астында 8дән алып 18 яшькәчә 80нән артык бала шөгыльләнә.
– Картинг спортын үстерүдә район хакимияте һәм нефтьчеләребезнең ныклы ярдәмен тоябыз, – ди Ринат Җиһаншин. – Шунысы сөенечле, безгә балалар елдан-ел күбрәк килә, аларның компьютердан аерылып, картингны үз итүләренә күңел сөенә.
Ярышларда Азнакай данын әлеге клубта шөгыльләнүче Андрей Андреев, Илнур Вәгыйзов һәм Реналь Мостафиннар яклады. Яшүсмерләрнең әле мондый бәйгеләрдә тәүге тапкыр катнашып, беренче чирканчык алулары.
– Картта йөргән вакытта күңелдә ташыган хискичерешләрне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел, – ди спортчы егетләр.
Ә менә якташыбыз Әмир Динмөхәммәтовка 7 яшь кенә булуга карамастан, ул бик күп республикакүләм ярышлардан бүләкле урыннар яулап кайтканын барыбыз да белә. Районда да сынатмады, “Мини” классында өченче булды Әмир. Ул катнашучылар арасында да иң кечкенәсе иде.
Картингчылар яшь үзенчәлекләре буенча төрле төркемнәрдә көч сынашты. Быелгы ярышларда команда беренчелегендә Сарман картингчыларына тиңнәр булмады – алар почет пьедесталының беренче баскычына күтәрелделәр. Икенче урында – Октябрьский, өченче урында – Лениногорск командалары.
Мөгаен, картинг белән шөгыльләнүче кайсы гына спортчыдан сорасаң да, алар шушы спорт төрен иң мавыктыргычы һәм кызыклысы дип атар. Шулай булмаганда, сайлаган шөгыльләре күңелләренә ятмас иде. Киләчәктә аларга республика гына түгел, ил, дөнья күгендә якты йолдыз булып балкырга насыйп булсын.
Таңсылу САНИЕВА