Юлга чыксаң, балаң турында кайгарт!

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Хәзер машинасыз кеше сирәк, бөтен кеше юлда, бөтен кеше каядыр ашыга... Юлдагы хәвефхәтәрләр саны да артканнан-арта бара. Иң аянычлысы – аларда балалар зыян күрә – имгәнә, һәлак була. Узган ел республика юлларында балалар катнашында 620 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 15 сабый вафат булып, 649ы төрле җәрәхәтләр алган. Районда балалар катнашында 4 бәхетсезлек очрагы теркәлде, 4 кеше зыян күрде.

РФ законнарына ярашлы рәвештә, 12 яшькә кадәрге баланы автомобильдә креслосыз йөрткән өчен 3000 сум күләмендә штраф түләтү каралган. Әмма бу кагыйдәне бозучылар күп. Узган ел ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан хокук бозучыларга карата 366 беркетмә төзелгән булган.
– Шунысы куандыра, автомобильләрдә балаларны креслолардан башка йөрткән шоферлар саны кими. Ләкин махсус җайланмаларның уңай яклары хакында күп тапкырлар язып һәм сөйләп торуга карамастан, кайбер әти-әниләр моңа җиңел карый: мин тәҗрибәле шофер, юлда сак, әкрен йөрим, янәсе. Әмма зур юлдан син генә түгел, йөзләгән транспорт чарасы хәрәкәт итүен дә онытмаска кирәк. Шуның аркасында күпме сабыйларның гомере өзелә, – ди ЮХИДИ бүлеге начальнигы Сирин Райманов.
– Бүлекнең шәхси составы тарафыннан профилактика чаралары үткәрелеп тора: ата-аналар белән сөйләшәбез, мәктәпләргә чыгып, профилактика чаралары уздырып торабыз. Бала юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында иң көчсезе һәм иң якланмаган өлеше дә әле ул. Аларның юллардагы иминлеге турында без – олылар: әти-әниләр, укытучылар, тәрбиячеләр, узып баручылар һәм, иң күпчелек очракта, руль артында утыручылар кайгыртырга һәм хәвефсезлекне тәэмин итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International