Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадада өченче урын яулады

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Актаныш районында узган мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасында Азнакай районы командасы өченче урынны яулады.

Район командалары укучылар саны 3500 дән ким һәм шуннан артык ике төркемгә бүленде. Безнең район командасы икенче төркемгә керде.
Спартакиадада мең ярымнан артык кеше – мәктәп директорлары, укытучылар, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре, җитәкчеләре, ведомствога караган оешма хезмәткәрләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашты һәм чаңгы эстафетасында, шорт-трек, хоккей, волейбол, өстәл теннисы, канат тарту һәм башка төр ярышларда көч сынаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International