Кичәге солдатлар бүген дә сынатмый

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, районыбызда менә дистә елдан артык инде “Ворошилов укчысы” бәйгесе үткәрелеп килә. Ветераннарыбыз быел да 17 февраль көнне Лениногорск политехник көллияте филиалы спортзалына җыелды. Алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашып илгә Җиңү алып кайткан олы яшьтәге райондашларыбыз да, зурлар белән беррәттән тылда фидакарь хезмәт куйган сугыш чоры балалары да, төрле кайнар нокталарда хәрби бурычын үтәгән якташларыбыз да, кыскасы, берничә буын кичәге солдатлар иде.

–20 меңнән артык кешене тәшкил иткән ветераннар сафының бүген бирегә иң көчле, бар яклап үрнәк затлары җыелган. Сез – районыбызның зур горурлыгы. Илебезнең иминлеген яклап, тынычлыгы сагында торып, ир-егетлек бурычын үтәп кайтканнан соң, республикабызның, районның үсешендә зур өлеш кертәсез, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнашасыз, – дип башлады сүзен бәйгене ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин. –Ватан сакчысы көне белән барчагызны һәм бүгенге көндә нибары 49 гына калган Җиңү солдатларын чын ир-егетләр бәйрәме белән ихластан котлап, сихәтлек, иминлек, бәрәкәтле тормыш телим!

Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы, подполковник Рәдиф Камалеев, ДОСААФ җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин да котлауларын, теләкләрен ирештергәннән соң, көллият укучылары өлкәннәрне җыр-биюләре белән ял иттереп алды.
Бәйгене быел да Марсель Зөфәр улы башлап җибәрде. Узган ел утыз мөмкинлектән 25 очко җыйган булса, бу юлы 28гә җиткерде. Быелгы ярышларның ул иң зур күрсәткече булып калды да. Оста мәргән дими, ни дисең! Миргасим Кәрим улы да яшьләрдән бер дә ким түгел: 24 очко җыйды!
Бөек Ватан сугышы солдатлары Шамил Усманов, Иван Енин, Мират Гыйләҗетдинов инде олы яшьтә булсалар да, яшьлекләрендәге кебек мылтыкны каты тоталар, дары исен әле дә онытмаганнар. Сугыш чоры балалары Фаварис Садыйков, Сәйлүн Гомәров, Әсгать Садриев та хәрби чыныгуларын җуймаган булып чыкты. Җиңүчеләр махсус бүләкләргә, Мактау грамоталарына лаек булды. Ярышларга катнашкан һәркемгә игътибархөрмәт күрсәтелде.
Ир - егетләребезнең мәргәнлектә көч сынашуын күзәтеп, алар өчен җан атып торган нәфис затлар да үзебезне спортның бу төрендә сынап карарга булдык. Кая инде ул! Мылтык дигәнең безне үз итмәде. Берүк, илләр имин генә булсын да, кадерлеләребез белән горурланып, аларның киң җилкәсе ышыгында тыныч кына яшәргә язсын...
Лиза НУРЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International