Хоккей сөючеләр урамында чираттагы бәйрәм булды: капиталь ремонттан соң “Викинг” яшүсмерләр хоккей клубы кабат үз ишекләрен ачты.
Шәһәрдә бүген 5 хоккей корты балаларны, олыларны үзенә җыеп тора. Мәйданчыкларны карап, төзекләндереп тору өчен аларның барсы да сәнәгать предприятиеләренә беркетелгән. “Викинг” клубы өчен “Татбурнефть” оешмасы җавап бирә.
1999 елда нигез салынган «Викинг» клубы төрле сәбәпләргә бәйле рәвештә бераз вакыт үз эшчәнлеген туктатып та тора. 2001 елдан биредә тынгы белмәс Марат Хәбибуллин тренерлык итә. Аның кул астында бүген 20 яшүсмер хоккей серләренә төшенә, шулай ук ирләр командасы да бар.
Соңгы биш елда монда идарә компаниясе көче белән 5 миллион сумга төзекләндерү эшләре башкарылган: яктырткычлар алыштырылган, яңа хоккей тартмачыгы куелган, боз машинасы өчен гараж төзелгән, административ бина капиталь ремонт кичергән...
– Биредәге уңайлыкларга көнләшерлек. Җылы бинабыз, боз катыру, кар чистарту өчен махсус машиналарыбыз бар, – ди тренер. – Бары тик рәхәтләнеп шөгыльлән генә!
Яңартылган кортны ачу тантанасында азнакайлыларга беренче котлау сүзләрен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ирештерде.
– Иң мөһиме – шугалак тик тормасын. Анда һәрвакыт яшь спортчыларның шат авазы гөрләсен, – диде ул һәм балаларга зур бүләк ясаган җитәкчеләргә, Бораулау эшләре предприятиесе коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Сездә спорт белән шөгыльләнү, аны үстерү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Мондый спорт мәйданчыклары, зур-зур спорт биналары хәтта кайбер олы шәһәрләрдә дә юк. Киләчәктә азнакайлыларны танылган спортчылар арасында күрергә язсын, – диде сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган “Татбурнефть” идарә компаниясе директоры урынбасары Ринат Бадыков.
Соңыннан бәйрәм уңаеннан беренче хоккей турниры да узды. Анда Бораулау эшләре предприятиесе җыелма командасы белән район җитәкчеләре көч сынашты.