Өйнең яме – сабыйларда

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Быелның башы белән районыбызда 81 бала дөньяга аваз салган. Аларның 49ы – малайлар, 32се – кыз балалар. Сабыйларны тудыру йортыннан ук таныклыклары белән алып чыгалар. 9 февральдә туганнарның беренче документларын ЗАГС бүлеге үзләре илтеп, әти-әниләре, якыннарына тудыру бүлегендә тантаналы төстә тапшырырга булды.

Азнакайлылар өчен истәлекле бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлия Сөләйманова, сабыйларның әниләре хезмәт куйган оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, коллегалары да катнашты.
–Дөньяга сабый туу – әйтеп бетергесез бәхет, – диде тантананы ачып ЗАГС бүлеге баш белгече Светлана Шакирова. – Сүз дә юк, бала үстерү зур җаваплылык, көч, тырышлык сорый. Әмма аның беренче адымнарын тою, әти, әни, әби, бабай дигән тәүге сүзләрен ишетүдән дә куанычлырак ни бар?!
Бу минутларда тудыру бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әти-әниләргә сабыйларын тапшырды. Нарасыен кулына алган Рәсил Шәриповның дулкынлануы йөзенә чыккан. Янәшәсендәге Тәслимәсе белән ике улына да әнә ничек ягымлы елмаеп карап куйды ул. 3 кило 400 булып туган 53 сантиметрлы өченче улларына бик матур – Сәмир исеме кушканнар. 9 февральдә туганнарны, күрәсең, Ходай бер авырлыкта итәргә булган: Регина Зәйниеваның да ай нуры, илһам дигәнне аңлаткан Айлин исемле кызчыгы шул чама булып туган.
–Сабыйларыгызны бары тик шатлыксөенечләр генә кичереп, сәламәт, бәхетле итеп үстерергә язсын! – дигән теләкләр белән Гөлия Гасыйм кызы аларга туу турында таныклыклар һәм бүләкләр тапшырды.
Бүлекнең тантаналар бүлмәсенә сыймаслык булып җыелып килгән әби-бабайлар, туган-тумача да сырып алып, якыннарының сабыйлары туу шатлыгын уртаклашырга ашыктылар.
Лиза НУРЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International