23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә Вахитов авыл җирлегендә үткәрелгән авыл яшьләренең VI кышкы Спартакиадасы гөрләп узды.
Бу көнне районның 26 авыл җирлегендә һәм Актүбә бистәсендә яшәүче меңнән артык спортчы үз төбәкләренең данын яклап, иң көчлеләрне ачыклады. Ярышларны ачу тантанасына җыелган спорт сөючеләрне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, уңышлар теләде.
– Район күләмендә спартакиадалар үткәрү – уртак эшнең уңай бер чагылышы. Спорт һәркемнең тормышында янәшә атларга, ял итү, кызыксындыру чарасы да булырга тиеш. Халыкның, аеруча яшьләрнең физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүен киң җәелдерү максатыннан авылларыбызда мөмкинлекләр бар, – диде җитәкче үзенең чыгышында.
Яшь буынны физкультура-спортка тартуга зур өлеш кертүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре дә тапшырылды. Спартакиада флагы күтәрелгәннән соң, ниһаять, ел дәвамында туплаган күнекмәләрне, осталыкны күрсәтер вакыт җитте – спортчылар төрле мәйданнарга таралышты. Районыбызның иң җитез, иң көчле, иң батыр егет-кызлары 13 спорт төре буенча көч сынашты. Аркылы пычкы белән утын кисүдә хатын-кызлар хәтта кайбер ирләрнең борынына да чиертте. Бу вакытта авыл мәдәният йортында армрестлинг, милли көрәш буенча киеренке ярыш барды. Һәркем авылдашлары өчен җан атып, көч-дәрт өстәп, җиңүгә рухландырып торды.
– Безнең өчен спартакиада ярыш кына түгел, ә чын спорт бәйрәме дә! Аны ел саен көтеп алабыз. Югары Стәрле авыл җирлегендә спорт үсешенә зур игътибар бирелә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча бик күп чаралар уздырыла. Аларда яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бик теләп катнаша. Үзем дүртенче елын спартакиадада чыгыш ясап, кул көрәштерәм, – ди Түбән Стәрледән Ландыш Идиятова.
Ә менә Тымытык белән Әсәй авыллары командалары арасында бозда барган көрәшне карарга ярты район халкы җыелган иде дисәң дә була. Вәт, җан атып та куйдылар, ичмасам!
– Хоккей карарга махсус килдем, үзем Әсәй кияве булгач, алар өчен җан атам, – ди Илдар Садыйков. Финал ярышларында исә тымытыклылар көчлерәк булып, көндәшләрен 3:0 исәбе белән җиңүгә иреште.
Мәктәптә барган волейбол, шашка, шахмат, чаңгыда шуу, мылтыктан ату, гер күтәрү, футбол ярышларын да зур кызыксыну белән күзәтте кунаклар.
– Бүген авылыбызда Сабантуй кебек зур бәйрәм оештырган җитәкчеләргә рәхмәт, – диләр Мөкәрәмә апа белән Дилбәр апа. – Горурланырлык яшьләребез бар икән. Аларга сокланып карап торабыз. Тамаша кылырга килүчеләр Яшьләр үзәге оештырган күмәк уеннарда да бергәләп күңел ачты.
Спорт ярышлары тәмамланганнан соң һәркем бүләкләү тантанасын дулкынланып көтте. Авыл яшьләренең кышкы спартакиадасында быел кем җиңәр? Барлык уеннарның нәтиҗәләре буенча почет пьедесталының беренче баскычына Актүбә эшчеләр бистәсе һәм Кәкре Елга авыл җирлеге командалары күтәрелде. Тымытыклылар икенче булды, призерлар өчлеген Әгерҗе авылы спортчылары япты. Дүртенчедә – Әсәй авылы командасы. Җиңү яулаучы командаларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин спорт мәйданчыклары алуга сертификатлар тапшырды.
Таңсылу САНИЕВА