Бу көннәрдә хөрмәтле ветераннарыбызның берсе – Миргазиян Гаделшин үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны тәбрикләргә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев, социаль яклау, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәләреннән җитәкчеләр килделәр һәм аңа иң матур теләкләрен җиткерделәр. Яу кырларын кичкән ветеран бабай өчен оныклары, оныкчыкларының тәбрикләүләреннән дә сөенечлесе булмагандыр.
Миргазиян Гаделша улы 1941 елда армия сафларына алына, хәрби-һава көчләрендә хезмәт итә. Партизан булып та үз Ватанын сакларга туры килә аңа. Туган якларына кайтканнан соң, элеккеге РПУ БОН оешмасында лаеклы ялга чыкканга кадәр машина йөртүче булып эшли. Миргазиян Гаделшинның күкрәген бик күп орден-медальләр бизи. Алар арасында Кызыл Йолдыз, Дан орденнары, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр бар.
Чын ир-егет, йорт салырга, малай үстерергә, агач утыртырга тиеш, диләр. Миргазиян ага тормыш иптәше белән йорт та сала, малайлар һәм кыз да үстерә, ә ул утырткан агачларның хисабы юктыр.
– Безне – ветераннарны онытмаганнары, әледән-әле кайгыртып торганнары өчен рәхмәтлебез. Ил-көннәребез тыныч, имин була күрсен! – диде Миргазиян ага җитәкчеләребезнең кулын кысып. – Ә С езгә Җиңү өчен рәхмәт, – диделәр аңа.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА