Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан уздырылган тикшерүдә шәхси эшмәкәрнең бер кибетендә “Бәясе төшерелгән һәм акцияле товар кире кайтарыла яки алыштырыла алмый” дигән белдерүне күрәләр. “ Кулланучылар хокукын яклау” турындагы закон нигезендә, кулланучы формасы, габариты, фасон, төс, размер һәм комплектациясе буенча туры килмәгәндә, азык-төлек булмаган товарны аналогик товарга алыштыра ала. Монда сатучы үз белдеге белән эшләргә тиеш түгел. Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәхси эшмәкәргә ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында гариза кертелде.