“Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе янгын куркынычсызлыгы буенча комиссиясе профилактик рейд үткәрде

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

9 март  көнне “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе янгын куркынычсызлыгы буенча комиссиясе, сәнагать оешмаларында  янгын куркынычын кисәткән автоматик систмаларын тикшерү буенча профилактик рейдлар үткәрде. Техник- төзекләндерү бүлеге белгечләре, баш энергетик, сәнагать оешмалары хезмәте,  24 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы урынбасары Александр Никулин белән беррәттән  янгын куркынычын алдан билгеләгән автоматик системаларын тикшереп киттеләр.

       Үткәреп җибәргән тикшерүләр буенча, нефть объектларында урнашкан  янгын куркынычын алдан кисәткән махсус җайланмалар төзек һәм эшкә яраклы булды. Янгынга каршы торучы техник комиссиядә катнашкан барлык белгечләр  үзара сөйләшүендә  нефть объектларын саклауда, янгын куркынычын кисәткән автоматик систмаларын тикшерү вакытында  җаваплы амәлләр башкарып чыкканда, әлеге тикшерү барышында килеп чыккан вак-төяк җитешсезлекләрне  булдырмаска дигән фикергә килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International