Хатын-кыз ул – тормыш кояшы

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

ЯРМИНКӘ АШ-СУГА МУЛ БУЛДЫ

Язның иң беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне районыбызда елданел үзенчәлекле төсмерләр ала. Бу юлысы гүзәл затларыбызның аш-суга, кул эшләренә уңган-булганлыгын чагылдырган күргәзмәярминкә белән башланып китте ул.

Мәдәният йортына керүгә үк борынны тәмле исләр кытыклый башлый. Ә өстәлләрдәге сый-нигъмәттән күзләр камаша. Монда чәк-чәге дә, урамасы да, тәбикмәге дә, җиләк-җимеш пироглары да, тутырган казы, пылавы, әллә нинди бизәкләр һәм сурәтләр рәвешендә ясалган тортлар, төрледән-төрле салатлар дисеңме – санап кына бетермәле түгел, чөнки татар халык ашлары белән бергә рус, үзбәк, әрмән халкы ризыкларын да күрергә була иде. Чәчәкле самоварлардан агызып, чәй белән әлеге нигъмәтләрдән авыз итеп тә карады халык, ошаганын сатып та алды.
– Әрмән кухнясын өйрәнеп бетердем бугай инде. Барысын да яратып ашыйбыз. Әмма өйдәгеләр күбрәк токмачлы аш белән бәлешне үз итәләр, – ди Эльвира Восканян.
Күргәзмәдә кул эшләре аерым бер урын алып торды. Илмира Садриеваның чигешле картиналары яныннан игътибарсыз үтеп китү мөмкин түгел. Балачактан церебраль паралич белән авыруына карамастан, ул әнисе Гүзәлия ярдәмендә үзенә шөгыль табып, тирә-юнен ямьләп яши. Авылларның “Ак калфак” кызлары да чигешләрен алып килгәннәр. Милли горефгадәтләребезне яңартуда алар зур өлеш кертәләр һәм бер генә чарадан да читтә калмыйлар.
Галина Геркның Азнакай курчаклары һәм чигешле эшләнмәләре шулай ук ямь өстенә ямь биреп торды.
Ярминкә - күргәзмәдә шәһәребезнең сәүдә һәм җәмәгатьчелек туклануы оешмалары белән рәттән мәгариф учреждениеләре, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, авыл җирлекләре һәм шәхси затлар да катнашты. Жюри аларның һәрберсенең тырышлыгын аерым бәяләп, урыннар билгеләде, соңыннан бүләкләр тапшырылды.
– Шулкадәр иҗади якын килгәнсез, бар күңел җылыгызны биргәнсез, – дип муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин уңган хуҗабикәләргә рәхмәтен җиткерде.
ИҢ МАТУР ТЕЛӘКЛӘР ҺӘМ ҖЫРЛАР ЯҢГЫРАДЫ
Мәдәният йортының тамаша залында исә бу көнне гүзәл затлар хөрмәтенә зур концерт булды. Аны ир-егетләр генә алып барды.
– Хатын-кыздан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Сез – күңел күгебездәге якты кояшыбыз, бар җиһанны җылытып, яктыртып, безгә көч һәм дәрт биреп яшисез. Уңган хуҗабикәләр, кайгыртучан әниләр булу өстенә әле сез төрле тармакларда тырыш хезмәт куясыз, районыбыз үсешенә зур өлешегезне кертәсез, – дип Марсель Шәйдуллин аларга иң изге теләкләрен юллады.
Ул “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете хатын-кыз күзлегеннән” бәйгесендә катнашучыларны бүләкләде. Шулай ук сәхнә түренә күргәзмә - ярминкәне үзләренең кабатланмас ризыклары белән бизәгән коллективлар да күтәрелде. “Иң оригиналь ризык” номинациясендә – мәктәп туклануы комбинаты, “Милли колорит” номинациясендә – шәхси эшмәкәр Халикова, “Азнакай” рестораны, “Смак” кафесы, ә “Экзотик ризык” номинациясендә шәхси эшмәкәр Восканян гаиләсе җиңүчеләр дип табылды.
Концерт үзешчәннәребезнең иң матур җырлары, күңелле биюләре белән үрелеп барды. Район хакимиятенең асыл ирегетләре тарафыннан әзерләнгән шаян видеоролик исә һәркемне елмаерга мәҗбүр итте.
Ә менә залда алар улларын хәрби бәрелешләрдә югалткан әниләргә чәчәк бәйләмнәре тапшырганда, күңелләр һәм күзләр йомшап китте.
Хатын-кыз шундый итеп яратылган инде: утта янмый, суда батмый, тормыштагы нинди генә авырлыкларны нәфис иңнәрендә күтәрми, ә менә наз һәм җылы сүздән эри дә китә. Нәкъ март кояшы нурында эрегән кар-юрган кебек. Юкка гына хатынкызны яз белән чагыштырмыйлардыр.
Резеда ШӘРИПОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International