Бердәм булганда, таулар күчерергә була

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Узган атнада Уразай, Урсай, Әсәй авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар узды.

Җыеннарда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, “Азнакай” АФ” ҖЧҖ ннән Илгиз Мөслимов, районның халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие вәкилләре һәм башкалар катнашты. Анда авыл тормышына бәйле бик күп мәсьәләләр белән бергә, хуҗалыкларны саклап калу турында да сүз барды. “Язгы кыр эшләренә санаулы вакытлар калып килә, чәчү, малларны саклап калу, халыкка эш урыннары булдыру – безнең төп бурыч”, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Биредә авыр шартларда баручы хуҗалык җирләрен, шактый уңышларга ирешкән, киләчәгенә ныклы ышаныч булган көчле агропредприятиегә эшкәртергә бирү турында халык белән сөйләшүләр алып барылды, аларның фикерләре тыңланды.
Җыеннар Урсай һәм Әсәй авылларында аеруча кискен шартларда үтте. “Җәһәннәмнән инвестор эзләп табып, гөрләп торган Әсәй авылын, хуҗалыкны туздырдың”, – дип Илнур Кәлимуллинга бик күп үпкә сүзләре белдерелде. Әмма ялгышларны төзәтүе җиңел түгел. Ә борын төбендә язгы чәчү эшләре тора, җирләрне эшкәртергә, чәчәргә кирәк, аның хуҗасы, җаваплы кешесе булырга тиеш. Җитәкчеләр һәм халык әнә шул хакта сөйләште.
Авыл җирлекләрендә ике ай дәвамында барган хисап җыеннарына иң соңгы булып урсайлылар нокта куйды. Авыл җирлеге башлыгы Илмир Абдуллин узган елда эшләнгән эшләргә хисап тотты. Җирлек Урсай һәм Мөслим авылларын үз эченә ала, 415 хуҗалыкта 948 кеше яши. Мәктәп, балалар бакчасы, мәчет һәм башка социалькөнкүреш объектлары бар һәм алар уңышлы гына эшләп килә. Хисап елында юлларны тигезләү, яктырткычларны алыштыру, ял итү урыннары булдыру өлкәсендә эшләр башкарылган. Әмма, халыкның ризасызлыклары күп булды. Бигрәк тә су җитмәү һәм аның сыйфаты начар булу, эшсезлек, янгын депосын булдыру, зиратларны төзекләндерү һәм башка проблемалар борчый аларны.
Урсай авылы халкы бик актив, ярдәмчел.  Авылда янгын булгач, бөтенесе бер бөтен булып күтәрелделәр, җитди ярдәмгә килделәр – дип авылдашларына рәхмәт сүзләре белән башлады үз чыгышын ветераннар советы рәисе Рузилә Зарипова. – Җитәкчеләр белән уртага салып сөйләшсәң, бик күп проблемаларны хәл итәргә булыр иде. Безнең авыл һәм хуҗалык җитәкчеләренә халык белән аралашу, аларның фикерләрен тыңлау җитеп бетми.
Рузилә апа бер төркем ярдәмчел авылдашларына бүләкләр дә тапшырды. Аның сүзләрендә хаклык бар. Бергә, бердәм булганда, халык фикерен беренче планга куйганда таулар да күчерергә мөмкин.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International