Балачаганың ут белән шаяруы - янгынның төп сәбәбе!

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Балаларның ялкын белән шаяруы аркасында чыккан янгыннар хәзер начар гадәткә әйләнеп бара. Азагы да бик яман төгәлләнергә мөмкин.Барлык балалар да ялкынга кызыксыну белән карыйлар, хәтта  табигатьнең шушы казасына алар үзләре үк чыдамсыз. Өч яшьтән  биш яшькә кадәрле балалар уйнаган һәрбер уеннарында өлкәннәрне кабатларга тырышалар. Чөнки бу вакытта үзләренең бар әйберне дә белеп, күреп, эшләп карыйсы килгән чаклары. Мөстәкыйлеккә ашкыну, балаларның өйдә берүзләре генә калгач барлыкка килә. Шуңа да беркайчан да, баланы үзен генә калдырып  ышанычлы булырга ярамый, чөнки  аларның баребер шырпы кабы алып урманда яки бакчада кабызган учак шикелле өйдә кәгазъ бите яндырып карыйсылары килә.

Балаларның шырпы белән шаяру аркасында килеп чыккан янгыннарны

булдырмас өчен берничә кагыйдә:

  • Балаларга янгынкуркынычсызлыгы хакында күберәк сөйләргә тырышыгыз, аларга куркынычсызлыкка басым ясаган төрле төрле мультфильмнар, телетапшырулар күрсәтегез;
  •  
  • Шырпы капларын, төрле ут яндыргыч җиһазларны балалар кулы җитәр җирдә калдырмагыз;
  • Беркайчанда балаларның үзләренә газ плитәләрен, электр приборларын кабызырга рөхсәт итмәгез (кушмагыз!);
  • Өйдән чыгып китәргә туры килсә кечкенә балаларныөлкәннәрсез калдырмагыз;
  • Балага күңелле итеп көн үткәрердәй кызыклы гамәлләр уйлап табыгыз, шул вакытта гына аның куркыныч уйларга, ут белән уйнарга сәбәбе калмаячак.

       Гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калса  һичшиксез 01 яки 101  саннарын җыеп  коткару  хезмәтенә шалтыратырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International