Атналык киңәшмәдә

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Район җитәкчелегенең атналык киңәшмәсе сөенечле хәбәрләргә дә, актуаль мәсьәләләргә дә бай булды. Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәһәребезгә багышланган видеороликка аңлатма биреп башлады.
–12 мартта Азнакай бистәсен республика карамагындагы шәһәрләр категориясенә кертү турында РСФСР Югары Советы Президиумы фәрманы имзаланганга нәкъ 30 ел булды, – диде ул. –Быел менә шулай итеп шәһәребезнең чираттагы матур юбилеен билгеләп үтәбез. Киләчәктә дә Азнакай иминлектә, үсештә булсын, гөрләп чәчәк атсын!
Узган атнада шәһәребезнең Нефтьчеләр урамын төзекләндерү һәм реконструкцияләү буенча җитди сөйләшү уздырылуын, моның беренче этабы, тиздән сүздән ныклап торып эшкә керешү башланачагын белдерде ул. Бу мәсьәләдә тәкъдимнәрен кертүчеләргә рәхмәтен җиткерде, халыктан алынган тәкъдимнәрне өйрәнүнең дәвам ителәчәген һәм аларның проектта да чагылыш табачагын әйтте.
Язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне җирлегебездә шаулап-гөрләп, бик күңелле чаралар белән үтте. Бу көннәрдә укучылар каникулга чыгачак, аларга да файдалы, мавыктыргыч ял чаралары оештыру көтелә. Нәүрүз бәйрәменә әзерлек бара. Бу көнне авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә узачак.
– Яз үзенең гөрләвек-ташкыннары белән дә киләчәк. Су басуларга әзер торырга кирәк, – дип ассызыклады район башлыгы.
Җиңүнең 72 еллыгына бүгеннән үк әзерлек чаралары башлау бурычын да куйды ул.
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов узган атнадагы оператив хәл торышын яктыртты. Кибетләрдә урлашулар соңгы вакытта күбәеп киткән. Җинаять кылучылар арасында элек хөкем ителүчеләр дә, яшүсмерләр, хатын-кызлар да бар. Бер атнада 14 юл-транспорт вакыйгасы булган. Анда 2 кешенең гомере өзелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре 170 административ хокук бозуны ачкан. Беркетмәләрнең күпчелеге саклык каешын кимәгән автомобиль йөртүчеләргә карата төзелгән.
Эчке эшләр бүлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлек торакларына рейдлар үткәргән. Тикшерү барышында күпләрендә койма-капкаларның, төнге утларның тиешенчә булмавы, торакларның бикле тормавы ачыкланган. Кайберләренең ындыр табакларында каравылчының урынында булмавы да бик начар. Ә бит гадәттә бурлар кыңгыр эшләрен кичке якта, төнлә кыла.
Азнакай шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов узган елгы эшчәнлекләре, быелга бурычлар белән таныштырды. Бу хакта газетабыз битләрендә әңгәмә дә дөнья күрде. Шәһәр суды соңгы елларда укучыларга хокук тәрбиясе бирү һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү юнәлешендә максатчан эш алып баруга аеруча игътибар бирә. Һәр елны “Фемида” иҗат бәйгесе оештырыла. Киңәшмәдә бәйгене оештыруда зур активлык күрсәткән укытучыларны бүләкләү тантанасы да булды.
Бурычлы үлмәс, дисәләр дә, аны т үләргә бик атлыгып тормаучылар да табыла. Менә шунда инде алар алдына суд приставлары килеп баса. УФССПның Азнакай районы бүлеге өлкән суд приставы – бүлек начальнигы Максим Малышев башкару производствосын оештыру эшчәнлеген яктыртты. Ә саннар бик уйландырырлык. Узган ел суд приставлары хезмәтендә 23 450, г омуми к үләме 1 миллиард 70 миллион с умлык башкару производствосы исәпләнгән. Районның һәр өченчесе бурычлы булу сәбәпле суд приставлары белән очрашкан дигән сүз бит бу! Бу сумманың зур күпчелеген кредит оешмаларына бурычлар тәшкил итә.
Узган е лгы эш нәтиҗәләре буенча А знакай с уд приставлары бүлеге республика подразделениеләре арасында беренче дәрәҗә Дипломга лаек булган.
Район җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә район һәм шәһәр тормышына кагылышлы агымдагы мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International