Табигатьне яратыйк һәм саклыйк

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Азнакай шәһәр гимназиясендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат Таһир Һадиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова, өлкән сыйныф укучылары катнашында экология темасына багышланган Парламент дәресе узды.

Дәреснең төп максаты: укучыларда табигатькә сак караш тәрбияләү, кече Ватаныбызның чисталыгы, сафлыгы, иминлеге өчен үз өлешебезне кертү. Укытучылары Әлфия Баһауованың эчтәлекле, тәрбияви дәресе барышында укучылар табигатебез турында бик күп мәгълүмат алдылар, кече дусларыбыз табигатьне саклауда игелекле гамәлләр кылырга кирәклегенә инандылар. Дәрестә катнашкан мәртәбәле кунаклар да укучыларның күңеленә үтеп керердәй акыллы киңәш-тәкъдимнәрен бирделәр. Соңыннан депутат абыйлары укучыларга табигать, экология турында китаплар бүләк итте.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International