Танылган инглиз язучысы Оскар Уайльдның “Балаларны яхшы итүнең төп ысулы – аларны бәхетле итү”, дигән сүзләрен, гаеплеләр эскәмиясендә балигъ булмаган яшүсмерләрне еш күргән суд хезмәткәрләре, тәгаен, язмабыз башындагыча шулай дип үзгәртергә теләр.
Азнакай шәһәр суды, эшләрнең күләмле булуына карамастан, социаль партнерлык кысаларында мәгариф идарәсе белән берлектә укучыларга хокукый белем бирүдә, балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелеккә юл куймауда максатчан, профилактик эш алып бара. Булачак һөнәрләрен юридик өлкә белән бәйләргә теләгән егеткызларга ярдәм-йогынтысы зур бу хезмәттәшлекнең. Ачык ишекләр көне, өлкән сыйныфлар өчен хокукый белем мәктәбе, “Фемида” иҗат бәйгесе, судьялар һәм суд аппараты хезмәткәрләренең укучылар, әти-әниләр белән очрашып гамьле әңгәмәләр үткәрүе, мәктәп чараларында катнашу – болар барсы да шушы үзара элемтәнең уңай нәтиҗәләр биргән, инде традициягә әверелгән чаралары.
«Фемида» бәйгесенең оештыру комитеты чираттагы утырышында укучыларны бәйгегә әзерләүче укытучыларны хөрмәтләү тантанасын үткәрү хакында сүз алып барды. Шунсын әйтергә кирәк, бу бәйге укучылар арасында елданел колач алып, язмалар тагын да эчтәлеклерәк, фикерләр кызыклырак була бара. Аларда балаларның белем дәрәҗәсенең заманча үсеше, проблемаларны тоемлый белүләре, закончалыклар белән тирәнтен кызыксынулары һаман саен ныграк ачыла.
Район җитәкчеләренең чираттагы атналык киңәшмәсендә шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов һәм район башлыгы Марсель Шәйдуллин бөтен күңелләрен биреп бәйгегә ел да балаларны әзерләгән укытучылар Гүзәл Якупова (1нче мәктәптән катнашкан 7 укучының 4се призлы урыннар яулады), Рузалия Кашапова (9нчы мәктәп), Любовь Салун (Актүбә 1нче мәктәбеннән 6 иҗат эше булды), Әлфия Оджимамадова (Актүбә 2нче мәктәбеннән 5 эш), Гөлнур Шәриповага (Сарлы) тантаналы шартларда Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Шушы 3 елда “Фемида” бәйгесендә районыбызның 18 мәктәбеннән укучылар катнашты. Шәһәребезнең 5, 6, 2, 8, Актүбәнең 3нче, Кәкре Елга, Урсай, Тымытык, Әсәй, Җиңү бистәсе мәктәпләре аеруча активлык күрсәтте.
Суд рәисе җитәкчелегендәге оештыру комитеты бәйгедә катнашкан һәркемгә рәхмәтле булуын белдереп, быел анда тагын да күбрәк укучыларның катнашуына өметләнә. Ә бит конкурсның төп максаты да призлы урыннар яулау гына түгел, ә яшүсмерләрдә хокукый белемне арттыру, аларны иҗтимагый тормышка әзерләү, бүгенге җәмгыятьтә үз урыннарын табуда ярдәм итү.
P.S. Бу көннәрдә дүртенче тапкыр “Фемида” бәйгесенә старт бирелде. Бәйге хакында тулырак мәгълүматлар белән Азнакай шәһәр суды сайтында танышырга мөмкин.
Альбина ТЕМИРБУЛАТОВА, Азнакай шәһәр суды администраторы