30 март көнне “Азнакай” нефть кудыру станциясендә янгын сүндерү һәм коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре белән беррәттән станция эшчеләре нефть кудыру җиһазында биләп алган ялкынны сүндерү буенча алдагы өйрәнчек күнекмәләре уздырды.
Уйдырма буенча өйрәнүләрдә нефть кудыру җиһазында чыккан ялкынны иң беренчеләрдән сүндерергә ашыгып “Азнакай” нефть кудыру станциясендә Илшат Галиуллин җитәкчелегендә оешкан янгынга каршы торучы бердәмлек, берничә минуттан соң аларга 24 нче янгын сүндерү бүлеге Рафаэль Галиев җитәкләгән кизу торган караулы килеп җитте. Ярдәмгә килгән барлык янгын сүндерүчеләрнең максаты бер –ул котырынган ялкынны юк итү иде. Нефтьчеләр тиз арада ялкынга нефть килуне тыяр өчен технологик җайланмаларны туктатырга керештеләр. ә янгын сүндерүчеләр ялкынга каршы күбек ату көрәше башладылар.
Әлеге өйрәнүләрне күзәтеп торган Әлмәт шәһәре “Транснефть-Прикамье” ачык җәмгыяте янгыннан саклану хезмәтен әйдәкләүче инженере Сергей Гусаров уңай яктан гына, янгынны сүндерүдә катнашкан барлык катнашучыларга да үзләренең максатларына ирешүләрен югары бәяләде.