Азнакай районы буенча янгын куркынычсызлыгы файдасына “Су чыганаклары” операциясе башланды

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Азнакай шәһәре янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны янгын сүндерүчеләре,  оешма һәм җәмгыять башлыклары белән беррәттән янгын куркынычсызлыгы файдасына “Су чыганаклары” операциясе башлады. Әлеге операция чарасы  белән  янгын сүндерү өчен кулланылган су чыганакларын тикшерү, профилактик рейд барышында  күзәтчелек хезмәте  эшчеләре, 24 нче янгын сүндерү һәм янгыннан коткару бүлеге кизү торган карауллары шәһәр үзәгендә, киңлекләрендә һәм “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару объектларында, нефть резервуарлары булган җирдә урнашкан су чыганакларын, су гидрантларын, су терәкләрен тикшерү нияте белән эш башлап җибәрделәр.

       Яз фасылы җитү белән янгыннан саклану өчен җиһазландырылган су чыганакларын куллану  бик тә әһәмияткә ия. Һава торышы температурасы  күтәрелгән саен янгын куркынычы да бик югары. Нәкъ шуның өчен дә Татарстан Республикасы Министралар кабинеты карары буенча республика күләмендә 25 апрельдән 15 майга кадәр аерым янгынга каршы торучанлык  башлана. Кар өемнәре эри башлау белән кар астыннан чыккан былтыргы кибеп беткән үләннәр бик тә куркыныч. Язгы чорда урман тирәләре, урман киңлекләре, нефть чыгару һәм әзерлек объектларына зыян китерерлек гадәттән тыш  табигать китереп чыгарган янгын куркынычы зарары булуы ихтимал. Шуңа да  янгын куркынычы янаган әлеге ел фасылына әзерлекле булу, су чыганакларының эшчәнлеген тикшерү бүгенге көндә янгын сүндерүчеләрнең иң беренче төп мәсьәләсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International