Өлкәннәр өчен иминлек мәктәбе

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

“Өмет” үзәгенең Чалпыдагы социальтернәкләндерү бүлекчәсендә бүгенге көннең иң кискен проблемасы - “Терроризм” дигән тема буенча лекция узды.
Биредә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкән яшьтәгеләргә терроризм һәм экстремизм төшенчәләре, терракт янаганда үз-үзеңне ничек тотарга, чит-ят предметлар, шикле кешеләр турында кая хәбәр итәргә кирәклеге аңлатылды, тема буенча видеоматериаллар күрсәтелде.
Алган белемнәрен кайбер күнекмәләр аша беркетеп тә куйдылар.

Гөлнур ФАДЕЕВА, социаль эш буенча белгеч

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International